Эварист Галуа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эварист Галуа
Evariste galois.jpg
Туган 25 октябрь 1811(1811-10-25)
Бур-ля-Рен, Париж, Франция
Үлгән 31 май 1832(1832-05-31) (20 яшь)
Париж, Франция
Милләт француз
Ватандашлыгы ФранцияFlag of France.svg Франция
Альма-матер Высшая нормальная школа[d] һәм Бөек Лүдовик лицее[d]
Һөнәре математик
Ата-ана
  • Николь-Габриэль Галуа, мэр (әти)
  • Аделаида-Мари Демант (әни)
Galois-Signature.svg
Эварист Галуа Викиҗыентыкта

Эварист Галуа, Эвари́ст Галуа́, фр. Évariste Galois (1811 елның 25 октябре, Бур-ля-Рен, Париж1832 елның 31 мае, Париж) — математик, алгебрада радикаллардагы югары дәрәҗә тигезләмәләрен чишү теориясе турындагы хезмәтләре белән билгеле, хәзерге заман югары алгебрасына нигез салучы. Үзе исән чагында фәнни идеяләре танылу ала алмый. Кискен карашлы инкыйлабчы-республикачы. Король хакимиятенә каршы чыгуы сәбәпле, ике мәртәбә төрмәдә утыра. Яшь даһи дуэльдә һәлак була.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э.Галуа турында китап (рус.)

1811 елның 25 октябренда Париж янындагы Бур-ля-Рен коммунасында туган. Әтисе Николь-Габриэль — 15 ел шәһәр мэры вазифасында була, шулай ук усал памфлетлар язучы буларак билгеле. 12 яшькә кадәр Эварист гаиләдә тәрбияләнә, аннары Париждагы данлыклы Бөек Людовик лицеена укырга керә, талиплар фетнәсендә катнашкан өчен, аннан куыла. 16 яшендә Адриен Лежандрның «Геометрия элементлары» (1794) исемле геометрия дәреслеге белән таныша, аны ике тәүлек эчендә роман укыган кебек укып чыга. Һәм үз алдына математикада ачышлар ясау максаты куя.

Адриен Лежандр (1752-1833), Жозеф Лагранж (1736-1813), Карл Гаусс (1777-1855), Огюстен Коши (1789-1857) кебек галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнә. Яңа атамаларны һәм алымнарны сокландыргыч җиңеллек белән үзләштереп бара. 17 яшендә беренче фәнни мәкаләсе «Математика анналлары» журналында басыла.

1829 елдан башлап тормышы фаҗигаләрдән тора. Әтисе, сәяси эзәрлекләүгә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала. Эварист ике тапкыр Париждагы политехник мәктәпкә имтиханнарны бирә алмый: аның уенча, кызыклы булмаган имтихан сорауларына җавап бирәсе килми. 1829 елда Париж югары нормаль мәктәбенә укырга керә, бер ел укыгач, мәктәп директоры Гиньоның 1830 елгы июль инкыйлабы вакытындагы реакцион карашларын тәнкыйть иткән усал мәкалә өчен, аннан да куалар.

Фәнни карьерасы да үсми. 1829 һәм 1830 елларда тәкъдим иткән хезмәтләрен Франциянең фәннәр академиясе кабул итми. «Радикаллардагы тигезләмәләрне чишүнең алшартлары» дигән өченче хезмәте 1831 елда кире кагыла — француз математигы Симеон Пуассон (1781-1840) яшь галимнең фикерләрен аңламый. Анда Э. Галуа тигезләмәләр теориясенең моңа кадәр чишелмәгән мәсьәләләрен чишү өчен төркемнәр теориясенең төп аңлатмаларын тәкъдим иткән була.

1843 елда гына Э. Галуаның хезмәтләре басылып чыга. Ә тулысынча аның теориясен, 30 ел үткәч, Камил Жордан (1838-1922) үзенең «Алгебра тигезләмәләре турындагы трактат»ында яктырта.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык дуслары республика яклы булган кебек, Э. Галуа да Франсуа Распай (1794-1878) һәм Огюст Бланки (1805-1881) җитәкләгән «Халык дуслары җәмгыяте» инкыйлаб хәрәкәтенә кушыла. Франция Милли гвардиясенең артиллерия гаскәренә ирекле булып языла. Күп кеше катнашында үткән мәҗлестә, Франциянең булачак короле Беренче Луи Филипп (1773-1850) өчен, кулына пычак тотып, тост әйткән өчен[1] кулга алына, ләкин бераздан азат ителә.
Нәмаеш оештырган өчен төрмәгә ябыла. Төрмәдә үзенең фәнни эзләнүләрен дәвам итә.

Дуэль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрмәдә ябылуда саулыгы какшагач, 1832 елның 16 мартында Галуаны иркенрәк режимлы хастаханәгә күчерәләр. Хастаханәдә язмышына фаҗигә китергән Стефания (хастаханә табибы Жан-Луиның кызы) белән таныша. Шул кыз аркасында яхшы танышы Дюшатле белән[2] Парижның Жантийи дигән урынында дуэльдә атышырга туры килә. Галуа, каты яраланып, хастаханәдә 1832 елның 31 маенда үлә.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дуэль алдыннан Э. Галуа үзенең дусты Шеваллега язмаларын алман математигы Карл Гаусска җибәрүне сорый. Ләкин белеме буенча математик булмаган Шевалле кулындагы язмаларның кыйммәтен аңлап бетерми, аларны Алманиягә җибәрми кала, алай да үзендә 15 ел саклагач, 60 битлек кыска язмаларны яшь академик Жозеф Луивилльга (1809-1882) күрсәтә. Саннар теориясе белән кызыксынучы Ж. Луивилль үзенең мәрхүм яшьтәше язган бик кыска язмаларның асылына төшенә һәм әлеге фәнни яктан бәһасе булмаган язмаларның шулай озак ачылмавына гаҗәпләнә.

Э. Галуаның фәнни хезмәтләре алгебра өлкәсенә карый. Италия математигы Паоло Руффини (1765-1822) 1799 елда һәм Норвегия математигы Нильс Абель (1802-1829) 1824 елда 4нче дәрәҗәдән югары математик тигезләмәләрне чишеп булмауны раслыйлар. Аларның хезмәтләре белән таныш булмаган Галуа үзбаш шул фикергә килә, радикалларда чишелә торган тизгезләмәләрнең шул дәрәҗәсе өчен кирәкле шартларны да күрсәтә. Галуа теләгән дәрәҗәле тигезләмәләрне гомуми чишүне тикшерә, ягъни арифметик гамәлләр һәм радикаллар кулланып коэффициентлар ярдәмендә аның тамырларын табу мәсьәләсе.

Галуаның теориясе XIX гасыр математикасы үсеше өчен зур этәргеч була. Төркемнәр теориясе бар кешегә дә кирәк булып чыга. Галуаның математикада төп казанышы: төркем төшенчәсенә килү, соңрак шуннан төркем теориясе, симметрик төркемнәр, симметрия, кыр теориясе эшкәртелә. Төркемнәр, симметрияләр бозылу күренеше физикада саклану кануннары, тәэсир итешү көчләре теорияләрендә кулланыла (Нөтер теоремасы).

Галуаның хезмәтләрен кат-кат нәшер итәләр, аңа комментарийлар язалар. Галуа теориясе алгебраның бер өлеше булып кереп китә, ә гомуми төркемнәр теориясе математик физикага, топологиягә, ихтималлык теориясенә үтеп керә. Хәзерге заманда төркемнәр теориясе идеяләре һәм алымнары табигать фәннәрендә, квант механикасында, кристаллографиядә кулланылыш таба.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 Эварист Галуа хөрмәтенә Айда кратер исеме аталган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анастасия Граф. Эварист Галуа. Китапта: Учись быть первым. М.: Дрофа, 2006. ISBN 5-358-01080-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Галуаның Луи Филипп өчен тосты — монархны хакимияттән бәреп төшерергә чакыру
  2. Башка версия: дуэль король яклы роялистлар тарафыннан оештырылган