Эол рельеф формалары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эол рельеф формалары latin yazuında])
Эол рельеф формалары
 Эол рельеф формалары Викиҗыентыкта
Калифорниядә җил комны күчерә
Чүлдә дюналар

Эол рельеф формалары (бор. грек. Αἴολος — җилләр Алласы Эолдан алынган) ― җилнең ком һәм тузан кисәкчәләре аша җимергеч яки аккумулятив (өемгә җыйнау, туплау) эшчәнлеге белән формалашкан рельеф формасы. [1][2]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кисәкчәләрне җил белән күчерү, җилнең тизлегенә һәм кисәкчәләрнең зурлыгына карап, һавада эленгән хәлдә яки җир өстеннән тәгәрәтеп ясала. Эленгән хәлдә балчыклы, тузанлы һәм вак комлы кисәкчәләр күчерелә. Комлы кисәкчәләр күбесенчә җир өслеге буенча тәгәрәтеп-әйләндереп күчерелә, кайвакыт кечкенә биеклектә дә хәрәкәт итә ала. Җил тизлеге кимегәндә һәм башка уңайлы шартлар килеп чыкканда, күчерелә торган материалның утырымы (аккумуляция) хасил була ― җил (эол) утырмалары барлыкка килә.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скульптур[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • баганалар
  • өстәлләр
  • казанлыклар
  • җилләнү киштәләре
  • күзәнәкле һәм кәрәзле өслекләр

Аккумулятив[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дюналар ― елга, диңгез яры буйлап ниндидер киртәләр (куаклар, рельеф тигезсезлекләре, биналар һ. б.) тирәсендә җил белән ком ташылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Болар ― 20-40 метр һәм аннан да күбрәк биеклектәге калку формадагы ком тупланмалары. Дюнаның бер үзенчәлеге ― ком бөртекләрен калкулыкның бер ягыннан икенче ягына җил белән тәгәрәтеп хәрәкәт иттерү. Дюнаның материк эченә таба хәрәкәт тизлеге бу җирлектә хакимлек итүче җил көче белән билгеләнә һәм елына 0,5-1 дән 20-22 метрга кадәр тирбәлә. Дюналар, гадәттә, калкулыклар чылбыры хасил итә. [1]
  • Барханнар ― бер юнәлештә генә көчле җил исүче чүлдә барлыкка килә. Өемнең җилгә каршы яткан битләве озын һәм сөзәк (5-14°), җил уңаендагы ягы кыска (тар) һәм текә (30-33°), алга юнәлгән мөгезләре очлы һәм акрынлап тәбәнәгәя бара.[3][4] Чүлләрдә барханнарның биеклеге уртача 60-70 метрга җитә. Аларның хәрәкәт тизлеге җил көченә, җилнең исү вакытына һәм барханның зурлыгына бәйле. Аерым торучы барханнар ― иң җитезе. Алар елына 5-6 метрдан башлап 50-70 метрга кадәр тизлек белән күченә ала. Катлаулы барханнар чылбыры аз тизлектә хәрәкәт итә, кешеләр аны сизми диярлек.
  • Ком тезмәләре (рус. грядовые пески) ― буйга сузылган ком түтәлләре, алар ярым ныгытылган ком чүлләрендә өстенлек итүче җилләр юнәлешендә барлыкка килә. Түтәлләрнең озынлыгы берничә дистә км га, киңлеге йөә метрга, биеклекләре 80 метрга кадәр җитә. Урта Азия, Казакъстан, Җунгар тигезлеге, Һиндстан, Австралия чүлләрендә таралыш алган.

Башка хәрәкәтчән комнар ― үсемлекләр белән беркетелмәгән һәм җил тәэсирендә җиңел хәрәкәт итә. Хәрәкәтчән комнар үзенең хәрәкәте белән куркыныч тудыра. Хәрәкәт иткәндә, алар басу, оазис, канал, юл, бина, авыл һәм хәтта шәһәрләрне ком белән күмеп китәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 А. Н. Криштофович. Геологический словарь. Рипол, 2013. ISBN 978-5-458-36654-0
  2. Георгий Рычагов. Геоморфология 4-е изд. Учебник для академического бакалавриата. Litres, 2018. ISBN 978-5-04-093503-1
  3. (2017-12-18) «Birth of a subaqueous barchan dune». Physical Review E 96 (6): 062906. DOI:10.1103/PhysRevE.96.062906. PMID 29347350.
  4. (2018-10-19) «Role of Transverse Displacements in the Formation of Subaqueous Barchan Dunes». Physical Review Letters 121 (16): 164503. DOI:10.1103/PhysRevLett.121.164503. PMID 30387641.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]