Эрика Салумяэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрика Салумяэ latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эрика Салумяэ
Erika Salumäe 99.jpg
Туган телдә исем эст. Erika Salumäe
Туган 11 июнь 1962(1962-06-11)[1] (58 яшь)
Пәрну
Ватандашлыгы Flag of Estonia.svg Эстония
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Һөнәре вилаузышчы, сәясәтче

Commons-logo.svg Эрика Салумяэ Викиҗыентыкта

Эрика Акселевна Салумяэ (эст. Erika Salumäe; 1962 елның 11 июне, Пәрну — Совет һәм Эстония велоузышчысы (специализациясе: спринт), 1988 һәм 1992 елларның Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы һәм 19 тапкыр дөнья рекордчысы. ССРБның атказанган спорт мастеры (1987).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлангыч еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрикадан туган вакытта чын әнисе баш тарта һәм кызны Эльва шәһәренең балалар йортына җибәрәләр. Аңа җиде яшь булганда, аны тәрбиягә кызлыкка алалар. Эрика гуманитар юнәлешле мәктәптә укый, шигырьләр яза, әдәби олимпиадаларда җиңүче һәм призёр була. Җиңел атлетика, баскетбол, тимераякта шуу спорты (хәтта Эстон ССР чемпионы да була) белән шөгыльләнә. Параллель рәвештә музыка мәктәбенә йөри, әмма 18 яшендә спорт карьерасына өстенлек бирә. 1980 елда велоспорт белән шөгыльләнә башлый: тренер Юри Кальмус, велоспортны Олимпия уеннарына кертү турында хәбәр итеп, күнегүләрне башларга тәкъдим итә. Яз көне Латвиядә беренче ярышлар уза, анда Эрика үзенең беренче җиңүен яулый[2].

Профессиональ карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ беренчелекләренең берсендә спринтта, эзәрлекләүдә һәм төркем ярышларында җиңгәннән соң Эрика тренер Станислав Соловьёв белән очраша, ул Эрикага Таллиннга күчәргә һәм треклы велоспорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Ир-атлар белән күнегүләр ясый башлый (ул вакытта хатын-кызлар Эстониядә трек велоспорты белән шөгыльләнмәгәннәр). Тренер Владимир Леонов белән аралашканда вакытнын Мәскәүдә үткәрә. ССРБ беренчелегендә Галина Цареваны җиңү Эрикага 1983 елгы Универсиадага юл ача (ул чакта Эрика беренче тапкыр чит илгә чыга, анда үзенең беренче дөнья рекордын куя һәм спринтта җиңә). ССРБ беренчелеге кысаларында ул «Калев» һәм «Динамо» Таллинн командалары өчен чыгыш ясый.

Эрика Барселонада Олимпия уеннарында җиңгәннән соң

1987 елдан 1989 елга кадәр Эрика халыкара ярышларда өч алтын медаль яулый: икесе Дөнья чемпионатларында һәм берсе Сеулда узган Олимпия уеннарында. Мондый уңыштан соң арыганлык чоры була, әмма Эрика спорттан китми һәм карьерасын дәвам итә, ул Барселонада икенче Олимпия уеннары алтынын яулый (икесендә дә Эрика немец спортчыларын җиңә). Үзенең истәлекләре буенча, аны олимпия чемпионы буларак тантаналы рәвештә Таллинның шәһәр ратушасы янында каршы алалар. Шунысын да кызыклы, Эрика авыру сәбәпле (ике ай дәвамында ул дәвалау курсы узган) Барселонадагы Олимпия уеннарына бармыйча кала алган, әмма спринтер өчен тизлексезлектә көчсезлек тактик йөрешләр белән компенсацияләнә, бу исә спортчы кызга Олимпия уеннары алтынын китерә (ССРБ таркалганнан соң бәйсез Эстония өчен беренче).

Еллар узгач, Эриканың сәламәтлеге начарлана бара (аны 7 тапкыр операция ясыйлар), һәм алман табиблары аңа спорттан китәргә киңәш итә, әмма ул элек Атлантадагы Олимпия уеннарында катнашырга вәгъдә биргән була. Анда Эстония узышчысы алтынчы урынны ала. 1995 елгы Дөнья чемпионатының бакыр медале аның соңгы медале була. Олимпия уеннарыннан соң Эрика озак уйланганнан соң велоузышчы карьерасын тәмамлый.

Карьерасын тәмамлаганнан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең эшчәнлеге өчен Эстония Кызыл Тәре ордены белән бүләкләнә[3]. Эстония Олимпия комитетының мактаулы әгъзасы.

2008 елда «Йолдызлар белән биюләр» тапшыруының эстон версиясенең өченче сезонында катнаша, партнёры белән сигез пар арасында җиденче урынны ала.

Титуллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 һәм 1992 елларда Олимпия чемпионы[4];
  • 1987 һәм 1989 елларда Дөнья чемпионы;
  • 1984 һәм 1986 елларда Дөнья чемпионатларының көмеш призёры;
  • 1995 елгы Дөнья чемпионатының бакыр призёры;
  • 1983 елгы Универсиаданың ике тапкыр чемпионы;
  • 16 тапкыр ССРБ чемпионы.
  • 9 тапкыр Эстониянең иң яхшы спортчысы титулы иясе[5].
  • 16 дөнья рекорды куя.

XX гасыр Эстониянең 100 бөек эшлеклесе (1999) язма һәм онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән исемлеккә керә[6].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хобби — музыка һәм уку[7]. Сирли исемле кызы бар. Эрика Испаниядә 2010 елдан бирле яши[8], бизнес белән шөгыльләнә. «Исән калырга» (эст. Jääda ellu) дип аталган автобиография язган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Эстонский спортивный биографический словарь
  2. Интервью с Эрикой Салумяэ. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2011-10-22 тикшерелде.
  3. Bearers of decorations — Erika Salumäe
  4. Олимпийские медали..
  5. Бүләк 1955 елдан бирелә, шуңа күрә Эстон ССР чорындагы бүләкләр дә исәпкә алына
  6. Sajandi sada Eesti suurkuju / Koostanud Tiit Kändler. — Tallinn: Eesti Entsüklopeediakirjastus, 2002. — 216 lk. ISBN 998570102X.
  7. Эрика Салумяэ. әлеге чыганактан 2016-03-06 архивланды. 2011-10-22 тикшерелде.
  8. Эрика Салумяэ покидает Эстонию

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]