Юлия Гаген-Шварц
Юлия Гаген-Шварц | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | алман. Julie Wilhelmine Emilie Hagen-Schwarz |
Туган | 27 октябрь 1824[1] Экси[d], Виймси[d], Харьюмаа[d], Эстония[2] |
Үлгән | 20 октябрь 1902[1] (77 яшь) Тарту, Лифляндия губернасы, Россия империясе |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Дерпт университеты[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Шварц, Людвиг Эдуардович[d] |
Балалар | Eduard Emil August Schwarz[d] |
Ата-ана |
|
Юлия Вильгельмина Эмилия Гаген-Шварц (алман. Julie Wilhelmine Emilie Hagen-Schwarz; 1824 елның 27 октябре, Прангли, Эстләндия губернасы, Россия империясе — 1902 елның 20 октябре, Юрьев, Лифләндия губернасы, Россия империясе) — Россия империясенең рәссамы-портретчы[3]. XIX гасырның Көнбатыш-Аурупа сәнгать мәктәбе вәкиле. Рәссам Август Маттиас Хагенның олы кызы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Юлия Гаген-Шварц 1824 елның 27 октябрендә Россия империясенең Эстләндия губернасы Прангли утравында туа. Әтисе — рәссам-пейзажчы[4]. Иртә рәсем ясау белән кызыксына башлый һәм әтисе аны укытуга бик шатланып алына. Гимназияне тәмамлап, Дерпт университеты каршындагы рәсем мәктәбенә укырга керә, ул вакытта аны әтисе җитәкли. Әтисеннән аермалы буларак, Юлия портрет рәсеме белән мавыга.
Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Стефан фон Вильбуа исемле университет стипендиясен ала һәм 1848 елда өч елга Алманияга укырга китә. Дрезденда Христиан Фридрих Гоннеда укый, ә аннары Мюнхенда укуын Иоганн Мориц Ругендас остаханәсендә дәвам итә[5].
Өч елдан соң Юлия Дерптка кайта. Тиздән чит илгә бару өчен яңа грант ала, аңа Италиядә укуларын өч еллык дәвам итү хокукы белән император Николай I исемле стипендиясе бирелә. Юлия танылган немец жанр рәссамы һәм портретчы Август Ридель остаханәсендә укый.
1854 елда Юлия Ливонигә кайта[6]. Тиздән танылган астроном Людвиг Шварцка кияүгә чыга.
Туйдан соң Юлия ире белән бергә Рус география җәмгыятенең озак вакытлы экспедициясенә китә. 1858 елда (экспедициядән кайткан елда) Юлия Гаген-Шварц Санкт-Петербург сәнгать академиясе әгъзасы итеп сайланган беренче хатын-кыз була.
Юлия Гаген-Шварц Дерптта вафат була. Иске лютеран зиратында әтисе һәм ире янында җирләнгән.
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әнисе Иоганн ур. фон Паумгартен (1802—1885);
- Әтисе Август Матиас Хаген (1794—1878);
- Ире Людвиг Эдуардович Шварц (1822—1894);
- Апасы Берта Августин фон Кербер (1832—1912).
Сайланма әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Әтисе портреты
-
Племянник Л. Кербер портреты
-
Өлкән итальянның портреты
-
Иоганн фон Паумгартенның әнисе портреты
-
Шәм тоткан кызның портреты
-
Иренең портреты
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #12995831X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 Deutsche Biographie — München BSB, Historische Kommission bei der Bayerischen Akademie der Wissenschaften, 2001.
- ↑ Tunnustatuim naiskunstnik meie maal – tartlanna Julie von Hagen-Schwarzi kunstile ja armastusele pühendatud elu.
- ↑ Julie Wilhelmine Emilie Hagen-Schwarz (1824-1902).
- ↑ Brief biography from the University of Tartu Library.
- ↑ Julie Wilhelmine Hagen-Schwarz.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Копытов Г. А. Керберы. Фамильный код. XIV—XXI вв. книга первая // изд. «Петербург — XXI век». 2013 2014 елның 14 июль көнендә архивланган.
- ЖЗЛ (ИЗ ЛИВОНИИ С ЛЮБОВЬЮ Часть 2 — АВГУСТ МАТТИАС ХАГЕН.)
- Epp Preem Julie Hagen-Schwarz 1824—1902.//Mart Sander Tallinn 2009.