Юрий Демидов (1963)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Демидов (1963) latin yazuında])
Юрий Демидов
Туган 1 июнь 1963(1963-06-01) (60 яшь)
СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре хокук белгече, пүлисә әфисәре

 Юрий Демидов Викиҗыентыкта

Юрий Николаевич Демидов (1963 елның 1 июне, Алабуга, Татарстан АССР) — совет һәм Россия эчке эшләр органнарының эшлеклесе. Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты аппараты җитәкчесе (2017 елдан).

Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча баш идарәсе башлыгы (2014 елның 18 февраленнән 10 мартына кадәр). Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институты башлыгы (2014—2017). Юридик фәннәр докторы (2003). Полиция генерал-лейтенанты (2011).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Демидов 1963 елның 1 июнендә Алабуга шәһәрендә туган. 1985 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Шул ук елны ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә, Дзержинский исемендәге дивизиядә хезмәт итә башлый.

1992 елда Россия ЭЭМның идарә академиясен тәмамлый һәм анда укытучы булып эшли башлый. 2000 елдан 2001 елга кадәр Россия Салым полициясе федераль хезмәтендә эшли. 2000—2001 елларда — Россия Салым полициясе федераль хезмәтендә эшли.

ССРБ һәм Төньяк Кавказ регионы территорияләрендә хәрби гамәлләр шартларында хезмәт-хәрби бурычларны үтәү өчен берничә тапкыр хезмәт командировкаларына җибәрелә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.

2001—2008 елларда — Россия Федерациясе ЭЭМның криминаль милиция хезмәтенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгының беренче урынбасары. 2008 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының «Олимпиада 2014» үзәге җитәкчесе. 2009 елдан 2010 елга кадәр — Россия ЭЭМның җәмәгать тәртибен саклау департаменты башлыгы. 2010 елның 18 февраленнән Россия ЭЭМның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгы[1].

Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 12 июнендәге Указы белән «полиция генерал-лейтенанты» дигән махсус исем бирелә[2].

2014 елның 10 мартыннан 2017 елга кадәр — Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институты башлыгы[3]. Бу вазыйфада Юрий Коковны алыштырган.

2017 елдан — Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесе.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, улы бар.

Әтисе — Николай Демидов — ТАССР Эчке эшләр министры (1978—1983), генерал-лейтенант[4][5].

Абыйсы — Виктор Демидов — милиционер, Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы һәм рәисе[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почёт Ордены;
  • «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медале;
  • «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале;
  • «Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президента Российской Федерации от 18.02.2010 г. № 215 «О назначении на должность сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации»
  2. Указ Президента Российской Федерации от 12.06.2011 г. № 803 «О присвоении специальных званий высшего начальствующего состава сотрудникам органов внутренних дел Российской Федерации и назначении на должность сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации»
  3. Указ Президента Российской Федерации от 10.03.2014 г. № 132 «Об освобождении от должности, назначении на должность военнослужащих, сотрудников и работников некоторых федеральных государственных органов и присвоении специальных званий»
  4. Сыну экс-главы МВД ТАССР доверили общественный порядок в России
  5. История отечественных спецслужб и правоохранительных органов. Николай Иванович Демидов
  6. Создание и становление конституционного правосудия в Республике Татарстан, archived from the original on 2021-12-17, retrieved 2022-01-03 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]