Һайнрих Бөлл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һайнрих Бөлл latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һайнрих Бөлл
Bundesarchiv B 145 Bild-F062164-0004, Bonn, Heinrich Böll.jpg
Әйтелеш
Туган 21 дикәбер 1917(1917-12-21)[1][2][…]
Көлн, Рейн правинсәсе, Пруссия кыйраллыгы[d], Алман империясе
Үлгән 16 июль 1985(1985-07-16)[1][2][…] (67 яшь)
Langenbroich[d], Кройцау[d], Дюрен[d], Көлн административ бүлгесе[d], Төньяк Райн-Вестфалия, Федератив Алмания Җөмһүрияте[4]
Күмү урыны Q28036176?
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg Алмания
Әлма-матер Көлн үнивирситите[d]
Һөнәре җыр сүзләрен язучы, сценаричы, тәрҗемәче, шагыйрь, новеллачы, язучы, автыр
Җефет Annemarie Böll[d]
Балалар René Böll[d] һәм Raimund Böll[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Heinrich Böll (signature).jpg

Commons-logo.svg Һайнрих Бөлл Викиҗыентыкта

Һайнрих Бөлл һәйкәле (Берлин)

Һайнрих Теодор Бөлл (алманча Heinrich Theodor Böll, 21 декабрь 1917, Кёльн16 июль 1985, Лангенбройх) — алман язучысы, тәрҗемәче, Нобель премиясе лауреаты (1972).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һайнрих Бөлл 1917 елның 21 декабрендә Кёльн шәһәрендә, католик динендәге һөнәрмәннәр гаиләсендә туа. 1924-1928 елларда католиклар мәктәбендә укый, аннары укуын Кёльн шәһәренең Кайзер Вилһельм исемендәге гимназиясендә дәвам итә һәм аны 1936 елда тәмамлый. Башта агач эше остасы, аннары китап кибетендә сатучы өйрәнчеге булып хезмәт итә. Балачакта ук шигырьләр һәм хикәяләр яза башлый. Шул ук Кёльн шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган Бөлл үз сыйныфташлары арасында Һитлерюгендка керми калган балаларның берсе була. Бер елдан соң аны империя хезмәт лагерьларының берсенә эшкә җибәрәләр.

1939 елда Бөлл Кёльн университетына укырга керә, ләкин озакламый аны армиягә (вермахтка) алалар. Икенче бөтендөнья сугышы елларында (1939-1945) җәяүле гаскәри булып Франциядә хезмәт итә, Украинадагы һәм Кырымдагы бәрелешләрдә катнаша. 1942 елда Бөлл Анне Мари Чехка өйләнә, һәм аның ике ир баласы туа. 1945 елның апрелендә Бөлл үз теләге белән АКШ гаскәрләренә әсирлеккә бирелә.

Сугыштан соң яңадан агач эше остасы булып эшли, аннары Кёльн университетында укуын дәвам итә, филология буенча белгечлек ала.

Һайнрих Бөллнең әсәрләре 1947 елда басыла башлый. Сугыштан соңгы елларда ул "Поезд үз вакытында килеп җитте" повесте (Der Zug war pünktlich, 1949), "Юлчы, Спа…га килсәң" хикәяләр җыентыгы (Wanderer, kommst du nach Spa…,1950) һәм "Адам, син кайда булдың?" романы (Wo warst du, Adam?, 1951) аша киң катлам укучыга билгеле була.

1950 елда Бөлл "47ләр төркеме" әдәбият берләшмәсенә керә. 1952 елда ул асылда бу берләшмәнең манифесты булган "Хәрабәләр әдәбияты" исемле мәкаләсендә "яңа" — гадирәк һәм дөреслеккә юл тоткан, чынбарлыкка бәйле булган алман телен булдырырга чакыра.

1967 елда Бөлл Алманиядә бик абруйлы саналган Георг Бюхнер премиясен ала. 1971 елда аны Алмания ПЕН-клубы президенты итеп сайлыйлар, соңрак ул халыкара ПЕН-клубны да җитәкли.

Солженицын Бөллнең Кёльн шәһәрендәге өе каршында. 14 февраль, 1974 ел

1972 елда ул, сугыштан соң Алманиядә өченче язучы буларак (беренче икесе — Герман Һессе һәм Нелли Закс), Нобель премиясен ала. Нобель комитетының бу карарына башлыча язучының "Хатын-кыз белән төркем портреты" исемле романы (1971) сәбәп була, аңарда Бөлл Алманиянең XX гасырдагы тарихы панорамасын җәелдерә.

Бөлл СССРның сугыштан соңгы китап сөючеләре арасында беренче һәм иң популяр Көнбатыш Алмания язучысы булды, аның әсәрләре урыс теленә күпләп тәрҗемә ителде. 1952-1973 елларда аның 80ләп хикәясе, күпсанлы повестьлары, романнары һәм мәкаләләре басылып чыкты, ә аларның тиражы һәрвакыт АФРдагыга караганда күбрәк булды. Язучының сугышка каршы һәм ныклы гражданлык позициясе, гаделлеге, кешелеклелек кыйммәтләрен һәрдаим алга сөрүе, сугыштан соңгы чынбарлыкка тәнкыйтьчел карашлары моңа сәбәп булгандыр.

Ирле-хатынлы Бөлләр кабере

Язучы ССРБда берничә тапкыр эшлекле сәфәр кунагы булып китә (1962, 1965, 1966, 1970, 1972, 1975, 1979 елларда). Ләкин ул шул ук вакытта совет режимын да тәнкыйть утына тота. ССРБдан куылган Александр Солженицын белән Лев Копелевны үз өендә кунак итә. Солженицынның кулъязмаларын яшерен рәвештә Көнбатышка алып чыга һәм китап итеп бастырырга булыша. Нәтиҗәдә совет хакимияте Бөлл әсәрләрен бастыруны тыя.

Вафатыннан соң (1985) Һайнрих Бөллне Кёльн шәһәре янындагы Борнхайм-Мертен зиратында күмәләр.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Aus der «Vorzeit». 1947 (Борынгы заманнан)
  • Die Botschaft (Хәбәр). 1947
  • Der Mann mit den Messern. (Пычаклар тоткан кеше) 1948
  • So ein Rummel (Менә шундый ыгы-зыгы). 1948
  • Der Zug war pünktlich. 1949 (Поезд үз вакытында килде)
  • Mein teures Bein. 1950 (Минем газиз аягым)
  • Wanderer, kommst du nach Spa…. 1950 (Юлчы, Спа...га килсәң)
  • Die schwarzen Schafe. 1951 (Корчаңгы сарыклар)
  • Wo warst du, Adam?. 1951 (Адам, син кайда булдың?)
  • Nicht nur zur Weihnachtszeit. 1952 (Раштуа гына димәгән)
  • Die Waage der Baleks. 1952 (Балеклар үлчәве)
  • Abenteuer eines Brotbeutels. 1953 (Ипи капчыгы маҗаралары)
  • Die Postkarte. 1953 (Почта котлау кәгазе)
  • Und sagte kein einziges Wort. 1953 (Һәм ул бер сүз дә әйтмәде)
  • Haus ohne Hüter. 1954 (Хуҗасыз йорт)
  • Das Brot der frühen Jahre. 1955 (Элеккеге еллар икмәге)
  • Der Lacher. 1955 (Шамакай)
  • Zum Tee bei Dr. Borsig. 1955 (Доктора Борзиг белән чәй эчкәндә)
  • Wie in schlechten Romanen. 1956 (Начар романнардагы кебек)
  • Irisches Tagebuch. 1957 (Ирландия көндәлеге)
  • Die Spurlosen. 1957 (Тоттырмаслар)
  • Doktor Murkes gesammeltes Schweigen. 1955 (Доктора Муркеның дәшмәве)
  • Billard um halb zehn. 1959 (Унынчы яртыда бильярд)
  • Ein Schluck Erde. 1962 (Бер йотым җир)
  • Ansichten eines Clowns. 1963 (Шамакай күзлегеннән)
  • Entfernung von der Truppe. 1964 (Рөхсәтсез китү)
  • Ende einer Dienstfahrt. 1966 (Эшлекле сәфәр азагы)
  • Gruppenbild mit Dame. 1971 (Хатын-кыз белән төркем портреты)
  • Die verlorene Ehre der Katharina Blum. 1974 (Катарина Блюмның югалган намусы)
  • Fürsorgliche Belagerung. 1979 (Кайгыртучан камау)
  • Das Vermächtnis. 1948/49 (Мирас)
  • Vermintes Gelände. 1982 (Миналанган җир)
  • Die Verwundung. (Яралану. Беренче хикәяләр)
  • Frauen vor Flusslandschaft. 1985 (Хатыннар яр буенда)
  • Der Engel schwieg. 1949-51 (Фәрештә дәшмәде)
  • Der blasse Hund. (Агарынган эт. Беренче хикәяләр)
  • Kreuz ohne Liebe. 1946/47 (Мәхәббәтсез хач)
  • 1,0 1,1 data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq data platforma, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы — 2011.
  • 2,0 2,1 SNAC — 2010.
  • 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  • 4,0 4,1 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118512676 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.