Һинд динендә вегетарианлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һинд динендә вегетарианлык latin yazuında])

Һинд динендә вегетарианлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вегетарианлык Һинд диненең интеграль өлеше булып,[1] вакыт узу белән төрле практикалар һәм ышанулар бар.[2] Һинд диненең кайбер секталарында вегетарианлык үтәлми,[3] шул ук вакытта күп Һинд дине тотучылар вегетариан булып торалар.[4][5]

Рәхимсез көч кулланмау принцибы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайваннарга карата көч кулланмау (аһимса) принцибы тискәре рәхимсез көч кулланудан килеп чыккан кармик йогынтылардан арыну максаты белән кулланыла. Барлык мәхлукатларның газаплануы нәфестән килеп чыга дип ышаныла. Хайваннарны ризык өчен үтерү ит ашауны кешеләр үзен газаплануга кол була торган яшәү рәвешен ачыклый.[6] Һинд динендә мондый йогынтылар хайванны үтерергә рөхсәт биргән кеше, суя торган кеше, итне сатып ала яки сата торган кеше, аны пешерүче кеше, аны тәкъдим итә торган кеше һәм аны ашаучы кешегә карый. Алар бөтенесе дә хайванны үтерүчеләр дип санала.[6] Хайванга карата рәхимсез көч кулланудан (һимса) килеп чыккан тискәре карма соравы тәфсилләп Һинд дине язмаларында һәм дини закон китапларында аңлатыла. Һинд дине язмалары Ведик чорга карый ул хәзерге тарихчылар хронологик бүленеше буенча безнең эрага кадәр 500 елга кадәр дәвам иткән.Һинд диненең алдан килүчесе тарихи Ведик диндә ит ашау принцип буенча тыелмаган булган, әмма махсус кагыйдәләр белән чикләнгән булган. Берничә югары абруйлы язмалар ритуаль корбан чалудан башка йорт хайваннарга карата рәхимсез көч куллануны тыя. Бу караш ачык рәвештә Маһабһаратамда (3.199.11–12;[7] 13.115; 13.116.26; 13.148.17), Шримад Бхагаватамда (11.5.13–14), һәм Чандогья Упанишадада (8.15.1) чагыла. Мәсьәлән, күп Һинд дине тарафдарлары вегетариан диетаны яклау өчен Маһабһаратамның "Рәхимсез көч кулланмау иң олы вазифа һәм иң олы тәгълимат" дигән принципка ишарә ясый[8]. Маһабһаратам шулай ук адһарма (гөнаһ) мәхлукатлар бер-берсен азык өчен ашар өчен башлагач туган дип һәм адһарма һәрвакыт һәрбер мәхлукатны җимерә дип әйтелә. "[9] Шулай ук ул традицион Һинд дине закон тупланмасы Ману Смритида (5.27–44), традицион Һинд дине закон китабы (Дһармашастра)да чагылган. Бу текстларда хайваннарны үтерү һәм ита ашау катгый тыелган. Маһабһаратам (12.260;[10] 13.115–116; 14.28) һәм Ману Смритида (5.27–55) ритуаль корбан чалу һәм шуннан соң ит ашау законлыгы турында озын бәхәсләр алып барыла. Маһабһаратамда ит ашаучылар да, вегетарианнар да карашларын тәэмин итәр өчен төрле аргументларны китерәләр. Йорт хайваннары турында бәхәсләрдән тыш сунарчының ау һәм ит ашауны яклау озын сөйләве бар.[11] Бу текстларда күрсәтелгәнчә ритуаль корбан чалу да, сунар да универсаль рәхимсез көч кулланмау яклаучылары тарафыннан чакыру ясалган булган һәм шуның турында бәхәс барган.[12]

Хәзерге заманда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Һиндстанда Һиндуларның ашау гадәтләре җәмәгатькә һәм кастага һәм төбәк традициясенә карап аерылып тора. Һинду вегетарианнар гадәттә йомырка ашамыйлар, әмма сөт һәм сөттән ясалган ашамлыкларны ашыйлар, шулай итеп алар лакто-вегетарианнар булып торалар. 2006 ел өйрәнүе буенча вегетарианлык диңгезгә чыгуы булмаган төньяк һәм көнбатыш штатларында һәм гомумән браминнар арасында көчлерәк.[13]

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең бер принцибында ит ашамау тиешле дип әйтелә.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Simoons, Frederick (1994). Eat not this flesh: food avoidances from prehistory to the present. Univ of Wisconsin Press. p. 6. ISBN 978-0-299-14254-4. https://books.google.com/books?id=JwGZTQunH00C&pg=PA6. 
  2. Klostermaier, Klaus K. (1994). A survey of Hinduism (Edition: 2 ed.). SUNY Press. p. 165. ISBN 978-0-7914-2109-3. https://books.google.com/books?id=avYkrkSmImcC&pg=PA165. 
  3. Antoine Dubois, Jean; Carrie Chapman Catt (2002). Hindu Manners, Customs and Ceremonies: The Classic First Hand Account of India in the Early Nineteenth Century. Henry K. Beauchamp. Courier Dover Publications. p. 110. ISBN 978-0-486-42115-5. https://books.google.com/books?id=A7kcabXnH00C. 
  4. Schmidt, Arno; Fieldhouse, Paul (2007). The world religions cookbook. Greenwood Publishing Group. p. 99. ISBN 978-0-313-33504-4. https://books.google.com/books?id=QrHPXSP1z-AC&pg=PA99. 
  5. Badlani, Dr. Hiro G. (23 September 2008). "48". HINDUISM PATH OF THE ANCIENT WISDOM. Global Authors Publishers. p. 260. ISBN 978-0-595-70183-4. http://www.iuniverse.com/Bookstore/BookDetail.aspx?BookId=SKU-000045216. Retrieved 13 June 2010. 
  6. 6,0 6,1 Walters, Kerry S. and Portmess, Lisa. Religious Vegetarianism: From Hesiod to the Dalai Lama. State University of New York Press. New York, 2001. pp. 41, 42, 61, 62, 187, 191. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-7914-4972-6]].
  7. Mahabharata 3.199 is 3.207 according to another count.
  8. Mahabharata 13.116.37–41
  9. Mahabharata section LXVI"
  10. Mahabharata 12.260 2007 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.. Маһабһаратам 12.260 я башка раслама буенча 12.26 .
  11. Mahabharata 3.199 2007 елның 29 сентябрь көнендә архивланган.. Башка раслама буенча Маһабһаратам 3.199 3.207 .
  12. Alsdorf pp. 572–577 (for the Manu Smriti) and pp. 585–597 (for the Mahabharata).
  13. Yadav, Y.. The food habits of a nation, The Hindu (14 August 2006). 17 ноябрь 2006 тикшерелде. 2006 елның 29 октябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2006-10-29, retrieved 2020-07-18