Әлфәрәс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Андромеда йолдызлыгы
Әлфәрәс

Әлфәрәс (шулай ук Сөррә, гарәп. سرة الفرسсөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1]; Андромеда α, Андромеда альфасы, α And) — Андромеда йолдызлыгының иң якты йолдызы. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Физик хасиятләр[үзгәртү]

Әлфәрәс — +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз. Әлфәрәс A — B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Аның өслегенең температурасы 13000 К тәшкил итә һәм ул Әлфәрәс B йолдыздан якынча 10 тапкыр артыграк яктыны тарата.

Тарих[үзгәртү]

Йолдызның гарәп исеме «Пегасның кендеге» белдерә. XVII гасырга кадәр бу йолдыз бер үк вакытта Андромеда һәм Пегас йолдызлыкларга кергән, һәм Пегас δ исеме дә йөртелгән. 1928 елдан Халыкара Астрономия Берләшмәсенең катгый карары буенча ул Андромедага керә. Хәзер исә Пегаста δ йолдызы юк.

Әлфәрәс Сагыйд (Пегас β), Мәркәб (Пегас α) һәм Әлҗәнеб (Пегас γ) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Сөррә — кендек; фәрәс — ат (хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.