Әнвәр Кашаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Кашаев latin yazuında])
Әнвәр Кашаев
Туган 22 март 1949(1949-03-22) (75 яшь)
Фёдоровка районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре рәссам

Кашаев Әнвәр Шакир улы (22 март 1949 ел) — рәссам. 1993 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнвәр Шакир улы Кашаев[1] 1949 елның 22 мартында Башкорт АССРның Федоровка районы Акбулат авылында күп балалы гаиләдә туган. Акбулат җидееллык мәктәбендә укый.

Бала чагы авылда үтә, үсмер елларында Чимкент, Ташкент, Дүшәмбе калаларында яши. Ташчы, бетончы булып эшли.

1967 елда җир тетрәүдән соң Ташкент каласын яңадан тергезүдә катнаша. Дүшәмбе сәнгать училищесында укый.

1974 елда Уфа сәнгать училищесының (педагогы Баскаков В. Н.) сәнгать бүлеген тәмамлый.

1987 елдан Уфада 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли.

Рәссамның картиналары Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Мәскәүдә В. С. Высоцкий музеенда, шәхси коллекцияләрдә саклана.

Иҗади эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Авыл пейзажы», «Банька», «Кара көз», «Бодай басуы белән пейзаж», «Әсәйгә кайту», «Әсәйне җирләү». «Язмыш» (рәссам әнисенә багышлана), «Тын урам» (1979), «Балачак агачлары» (1989), «Язмыш» (1991), «Дуслар өчен кичә (Тарковский, Высоцкий, Шукшин)», (1994). Тюлькинга сукмак (1987), «Тәрәзә артында көз» (1988), «Ялгыз агач» (2007), «Җәйге көн» (2008), Ат белән пейзаж (2008).

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кашаев Әнвәр Шакир улы 1978 елдан сәнгать күргәзмәләрендә катнаша.

Уфадагы шәхси күргәзмәләре: (1985, 1988, 1993, 1994, 1999, 2004).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2010).
  • Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге Секретариатының «Духовность, традиции, мастерство» көмеш медале (2009).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]