Әрмән таулыгы
Әрмән таулыгы әрм. Հայկական լեռնաշխարհ | |
Илләр | Төркия Әрмәнстан Иран Әзербайҗан Гөрҗистан |
Мәйдан | 400 000 км² |
Иң биек ноктасы | 5165 м |
Әрмән таулыгы Викиҗыентыкта |
Әрмән таулыгы (әрм. Հայկական լեռնաշխարհ) — Көнбатыш Азиядәге таулык; Әрмәнстанны, Гөрҗистанның көньяк өлешен, өлешчә Төркия һәм Иранны биләп тора. Көнбатышта Кече Азия таулыгына, көнчыгышта Иран таулыгына тоташып китә.
Мәйданы якынча 400 мең км². Рельефы өченчел һәм дүртенчел дәверләрнең лава-туф токымнарыннан төзелгән яссытаулыклар, вулкан конуслары һәм тектоник иңкүлекләрдән гыйбарәт, бу иңкүлекләрне җыерчыклы-кантарлы тезмәләр аерып тора. Күп кенә тезмәләр берничә сүнгән янартаулардан гыйбарәт.
Иң биек нокталар: Зур Арарат (5165 м), Себелан (4821 м), Сипан (4434 м). Хром, бакыр, тимер, ташкүмер, алунит һ.б. файдалы казылмалар бар. Таулыктан Күрә, Аракс, Фәрат елгалары башлана. Кайбер иңкүлекләр күлләр белән биләнгән (Ван, Севан, һ.б.). Иң зур иңкүлекләр: Арарат, Әрзерүм, Тәбриз, Муш һәм башкалар. Климаты субтропик, континентал. Еллык явым-төшем микъдары тауларда 300 – 800 мм, иңкүлекләрдә 150 – 300 мм. Иңкүлекләр коры дала һәм ярымчүлләрдән гыйбарәт, тау битләүләренең түбәнрәк өлешләрендә киңьяфраклы һәм ылыслы урманнар, куаклыклар бар.
-
Зур Арарат тавы