Таулык (ландшафт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таулык (ландшафт) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әрмән таулыгында Зур Арарат тавы (5 165 м)
Фарсы (Иран) таулыгы. Галәмнән күренеш

Таулык (рус. нагорье, ингл.  highland, high plateau, uplands) — геоморфологик берәмлек (термин), диңгез өсте тигезлегеннән өстәрәк урнашкан (югары күтәрелгән пьедесталда урнашкан) җир өстендәге зур таулы мәйдан. Субтропик һәм аңа якын урнашкан киңлекләрдә ешрак очрый. Көчле денудация[1] белән түбәнәйтелгән тау сыртлары, тау массивлары, яссытаулыклар белән чиратлашып (ярашып) килә. Кайвакытта яссы казанлыклар белән дә чиратлаша.

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таулыклар тектоник хәрәкәтләр нәтиҗәсендә барлыкка килә, шулай ук биегрәк тау сыртларының сыгылуы (бөгелүе), кайчакта вулканизм сәбәп була (мәсәлән, Әрмән таулыгы). Таулыкларның тигез өслекләре (тигезлекләр) ешрак тау рельефы иңкүлекләре таулар җимерелү продуктлары яки вулканик әйберләр (көл, лава) белән тулуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Әрмән таулыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмән таулыгыКөнбатыш Азиядәге таулык; Әрмәнстанны, Гөрҗистанның көньяк өлешен, өлешчә Төркия һәм Иранны биләп тора. Көнбатышта Кече Азия таулыгына(рус.), көнчыгышта Иран таулыгына тоташып китә. Мәйданы якынча 400 мең кв. км.

Иран таулыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иран таулыгыАлгы Азиянең иң көнчыгышта урнашкан һәм мәйданы иң зур булган таулыгы. Көнбатыштан Иран таулыгына Әрмән таулыгы, көнчыгыштан Һиндукуш тау системасы һәм Һинд елгасы үзәне тоташа. Көнбатыштан көнчыгышка таулыкның озынлыгы 2 500 км, ә меридиональ юнәлештә 1 500 км га кадәр җитә.

Коряк таулыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряк таулыгыРФ Азия өлешенең төньяк-көнчыгышында урнашкан таулык. Озынлыгы 880 км, киңлеге 270 километргача. Биеклек 600—1 800 м. Иң биек урыны — Ледяная тавы (2 562 м).

Юннән-Гуйҗоу таулыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юннән-Гуйҗоу таулыгыКытайның көньяк өлешендә урнашкан таулык, плато. Озынлыгы — 1 000 км, киңлеге — 400 км га кадәр, мәйданы — якынча 500 мең кв. км.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Краткая географическая энциклопедия. Том 3. (гл. ред. Григорьев А.А.) М.: Советсвкая энциклопедия, 1962, 580 с. с илл., 19 л. карт.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Денудация (латин телендә denudation - «ялангачлану») — тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелү процессы.