Әсаф Үтәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсаф Үтәшев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Icono aviso borrar.png
Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Дәү әти Алмаз.jpg
Туган телдә исем Үтәшев Әсаф Шәрәф улы
Туган 27 май 1924(1924-05-27)
Урта Балтай, Апас районы, Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБ
Үлгән 2016(2016)
Борнаш, Coat of Arms of Apastovsky rayon (Tatarstan).gif Апас районы, Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасы, Русия байрагы Русия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union 1.svg ССРБ -> Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре учитель средней школы, гимназии, офицер
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
Jackl wikijunior.png
Викиюниорда? бу тема буенча мәкалә бар:

Әсаф Шәрәф улы Үтәшев (27.05.1924, Урта Балтай - 2016, Борнаш, Апас районы) — Бөек Ватан сугышы чоры Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре разведчигы. Совет армиясеннән отставкага чыгуга, алман теле укытучысы булып эшли.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 27 нче маенда Апас районы Урта Балтай авылында укытучы гаиләсендә туган. 7 яшьтә ата-аналары белән Казанга күченә. Мәктәпне бетерүгә, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эшкә урнаша. 2016 елның 16 нчы гыйнварында вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оныклары белән

1967 елда Әсаф Шәрәф улы өйләнә һәм Апас районының Борнаш авылына кайта. Алман теле укыткан, хатыны Рокыя Шәрәфетдин кызы Апас районы Борнаш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1943 елның февралендә Казан шәһәренең Молотовский районы хәрби комиссариатына чакырыла. Кадрлар разведчиклар әзерли торган хәрби эш училищесына җибәрелә, анда бер ел укый.
  • Кече лейтенант дәрәҗәсендә 1-нче Беларус фронты штабына, күзәтчелек идарәсенә күзәтче-диверсия төркемнәрен әзерләүгә җибәрелә.
  • Берничә тапкыр күзәтчелек төркеме составында, 150-200 километрга Вермахт тылына хәрби бирем үтәргә, дошманнардан мәгълүмат җыярга җибәрәләр.
  • Өч төркемгә бүленеп дошман тылына үтеп керәләр. Мөһим бурычны үтәргә группалар әзерлиләр. Беренче төркем фашист тылына җибәрелә, ләкин әйләнеп кайтмый. Читрат Әсаф Үтәшев төркөменә җитә, тик алар ике фронт сызыгы уртасында артиллерия утына эләгәләр, төркеменең бөтен кешесенең исемен-фамилиясен, атап алманнар әсирлеккә бирелергә чакыралар. Артка чигенергә дә, алга барырга да мөмкинлекләр булмый. Бар яктан да аларга ут ачыла. Һөҗүм туктаганнан соң, төркемнән командир һәм Әсаф Үтәшев исән кала.
  • Сугышчан юлында Әсаф Шәрәф улы концлагерь тоткыннарын да азат итә. Будённый исемендәге ат зоводын фашистлар кулыннан азат итә.
  • Сугыш барышында маршал Жуков белән очраша.
  • Сугыш ахырына кадәр хезмәт итеп, Җиңүне Coat of arms of Berlin.svg Берлинда каршылый.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

документ

Сугыштан соңгы хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Әсаф Шәрәф улы армиядә хезмәт итә. Башта Германиядә совет гаскәрләре составында, аннары Чита шәһәрендә Байкал арты хәрби округында була. Монголиядә дә. 1949 елда Австриядә хезмәт итәргә туры килә. Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң ул отставкага китә, Казанга кайта.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]