Әстерхан чикләвеге (җимеш)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан чикләвеге (җимеш) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әстерхан чикләвегенең өлгергән җимеше: калын тиреле тукымачыл яшел тышча кибә, үзеннән үзе тышчасыннан аерыла һәм ярыла, төше үзлектән ачылмый.

Әстерхан чикләвеге җимеше — теләсә кайсы чикләвекчәләр (Juglandaceae) гаиләлегенә карый торган агач чикләвеге, шул исәптән фарсы яки әстерхан чикләвеге(Juglans regia).

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әстерхан чикләвегенең өлгергән җимеше һәм төше

Әстерхан чикләвегенең җимешләре түгәрәк эре бер орлыклы костянка. Өлгереп җиткәндә тышкы калын яшел тышы кибә, төшеннән аерыла, ярыла һәм ачыла. Кибү процессында көрән тышча катылана һәм уалучанга әйләнә. Тышча астында ике бүлектән тора торган төш, ул киртә белән бүленгән. Аксымга һәм алыштыргысыз майлы кислоталарга бай продукт буларак ,чикләвек төшләре өлгергәннән соң киң кулланыла:. Чистартылган чикләвек төшләре юка көрән тышча белән капланган. Майларга бай чикләвек төшләрен атмосфера кислородыннан шушы тышча составындагы антиоксидантлар саклый. Шул рәвешле ачы тәм керүгә дә киртә булып торалар.

Химик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлгермәгән җимешләре аскорбин кислотасына бай (10% ка кадәр)[1]. Җимешнең төшләре составында майлы май бар ( 60-76 %кадәр), аксым (21 %кадәр [1]), углеводлар (7% ка кадәр[1]), К һәм Р витаминнары, аминокислоталар (аспарагин, цистин, глутамин, серин, гистидин. валин, фенилаланин). Майлы май составында линол, олеин, стеарин, пальмитин глицеридлары һәм линолен кислотасы бар.[2].

Азык кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чикләвекнең төшләре бик тәмле һәм туклыклыгы югары. Төрле ашамлыклар: хәлвә, кәнфитләр, тортлар һәм башка тәм-томнар пешергәндә кулланыла. Аеруча Кавказда чикләвек бик популяр, чөнки чикләвек агачы анда элек-электән изге агач булып саналган.

Көнчыгыш медицинасында, әстерхан чикләвеге баш мие, йөрәк, бавыр авыруларын дәвалауга ярдәм итә дип саналган.

Чикләвек төше составында A, B1, B2, В3, B5, B6, B9, С, К, Е, РР витаминнары бар. Чикләвек җимешендә фосфор минералы, калий, магний, кальций, күкерт, тимер, алюминий, марганец, цинк бар. Әстерхан чикләвеге үсемлек аксымына, клетчаткага, эфир майларына бай.

Әстерхан чикләвеге — ирләр потенциясен дәвалау өчен әһәмиятле чара. Әстерхан чикләвеге белән бәйле бик күп рецептлар бар. Ир-атлар өчен иң файдалы рецептларның берсе-әстерхан чикләвеген бал белән куллану.

Өлгермәгән җимешләрен витаминлы концентратлар һәм витаминлы ашамлыклар ясау өчен кулланалар . Артем Сергеев истәлекләрендә язылганча: өлгермәгән әстерхан чикләвегеннән әзерләнгән кайнатма - И.В.Сталинның яраткан ризыкларының берсе булган. Җитешмәгән чикләвекләрнең яшел тышчасы юглон җитештерү өчен чимал булып тора.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Блинова К. Ф. и др. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}. — ISBN 5-06-000085-0
  2. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]