Әхмәтша Җиһаншин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтша Җиһаншин latin yazuında])
Әхмәтша Җиһаншин
Туган 11 февраль 1909(1909-02-11)
Түбән Өскебаш, Лыябаш-Келәүш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 декабрь 1971(1971-12-16) (62 яшь)
Артөм, Диңгез буе крае, РСФСР, СССР

Әхмәтша Җиһаншин (Әхмәтша Җиһанша улы Җиһаншин, 11 февраль 1909(1909-02-11), Түбән Өскебаш, Лыябаш-Келәүш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе16 декабрь 1971(1971-12-16) (62 яшь), Артөм, Диңгез буе крае, РСФСР, СССР) — шахталар төзүче. 1927-1939 елларда Донбасс шахталарында күмер чабучы, 1939 елдан Чиләбе өлкәсендә, 1941 елдан «Приморскуголь» комбинатының 21 һәм 8 санлы шахталарында казучы. Күмер чыгару, күмер шахталарын торгызу һәм төзү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүен тәэмин иткән яңа эш ысулларын кертү өчен Социалистик хезмәт каһарманы исеменә лаек булган (1948).