Өченче транспорт дамбасы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өченче транспорт дамбасы (Казан) latin yazuında])
Өченче транспорт дамбасы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Казан
Рәсми ачылу датасы 1976
Нәрсә аркылы үтә Казансу
Озынлык 550 метр
Карта
 Өченче транспорт дамбасы Викиҗыентыкта

Дамбадагы юл тасмасы

Өченче транспорт дамбасы (шулай ук Компрессор күпере ) - Казан шәһәрендәге гидротехник һәм транспорт структурасы, Казансу елгасының уң һәм сул ярларын Ямашев проспекты буйлап тоташтыра. Транспорт дамбасы структурасына дамба үзе, аның өстендә асфальт юл һәм трамвай юллары, шулай ук Казансу елгасы аша ике параллель күпер керә.

Өченче транспорт дамбасы шәһәрнең иң мөһим транспорт артерияләренең берсе, Зур Казан боҗрасының бер өлеше буларак Казанның Яңа-Савин һәм Совет районнарын үзара бәйли. Төп биек күпер өч аралы һәм җыелма тимер-бетон конструкцияләрдән эшләнгән. Түбән күпер биш аралы, шулай ук җыелма бетон конструкцияләрдән тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасырның 70-нче елларында, ул вакытта Казансу аша булган ике күпер генә шәһәр кешеләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлый, шуңа күрә Компрессор заводы янында яңа төзелә торган "Яңа Савиново" районына чыгу өчен яңа күпер салына.

1976-нчы елда өченче транспорт дамбасы ачылгач һәм 1990-нчы елларга кадәр, әйләнеп узучы юл төзелгәч, транзит дамбасы булып хезмәт итә башлый, M7 трассасы буенча йөри торган транспортка Казан аша шәһәр үзәгенә кермичә хәрәкәт итү мөмкинлеген биргән.

1994-нче елда күпер структураларының җиргә сеңүе ачыклана, шуңа трамвай хәрәкәте туктатыла, ләкин күпер җимерелүен дәвам итә һәм төп күпернең төньягында, вакытлыча резерв күпер салырга карар итәләр. 1999-нчы елда реставрация эшләре тәмамлана, ләкин иске күпер сүтелми, бары тик консервацияләнә.[1]

2010 елда күпер яңадан реконструкцияләнә, бу юлы асфальт катламы һәм деформацияләнгән ялгану урыннары гына алыштырыла;[2] ремонт вакытында хәрәкәт запас түбән күпергә күчерелә, бу күпер киләчәктә метро ихтыяҗлары өчен кулланылырга тиеш булыр дип уйланыла.

Урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамба Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Совет районнарын тоташтыра, Яңа Савиново торак районыннан Себер тракты һәм M7 трассасына чыгу юлы булып тора, шулай ук торак районны компрессор вокзалы белән тоташтыра.[3]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамба перспективалы Зур Казан боҗрасының бер өлеше. Аның буйлап бик күп автобус маршрутлары салына, 2нче һәм 13нче троллейбус маршрутлары уза, 5, 5а һәм 6 номерлы маршрутлары өчен трамвай линиясе салына.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамба төзелеше вакытында трамвай юллары тимер-бетонга урнаштырылган була, бу соңыннан, аларны алыштырганда зур комачаулыклар тудыра.

Күпер аша кешеләр Совет районына, Дәрвишләр бистәсенә, Азинога, Горкига һәм М-7 трассасына юл тота. Дамба буенча автомобильләр генә түгел, трамвайлар да йөри. Әмма юл-транспорт һәлакәтләре дә бу участокта хәрәкәтне парализацияләргә сәләтле, еш кына Ямашев проспектында һәм Академик Арбузов урамында күп чакрымлы бөкеләргә китерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]