Эчтәлеккә күчү

Дамба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамба latin yazuında])
Дамба
Сурәт
Урын берег реки[d]
Җитештерү ысулы embankment[d]
Кышкы күренеше
Һавадан күренеш
 Дамба Викиҗыентыкта
Айнажи дамбасы (Латвия)

Дамба (нид. dam) — гидротехник корылма, су агымнарын җайга салу, кайчагында кар ишелмәсеннән саклану һ. б. өчен кулланыла. Трапеция формасында итеп туфрак яки башка тау токымнарын өеп ясала. Дамбаның югары (өске) өлеше юллар һәм башка коммуникацияләр өчен кулланылырга мөмкин.

Татар теленә дамба, шлюз шикелле сүзләр (рус теле аша) нидерланд теленнән кергән. Урта гасырларда алар диңгездән түбән кимәлдә яткан уңдырышлы туфракны эшкәртә башлаганнар. Су басмасын өчен ул кишәрлекләрне балчык өемнәре белән уратып алалар, буалар төзиләр. Нидерландларның башкаласы Амстердам шәһәре исеме ике сүздән барлыкка килгән: «Амстел» һәм «дам». «Амстел» шәһәр урнашкан елга исеме булса, «дам» сүзе тәрҗемәдә «дамба» дигәнне аңлата.

Тимер юл һәм шоссе дамбалары төзү өчен суны үзендә тотмый (сакламый) торган грунтны (мәсәлән, комлы, вакташ-чуерташлы) өстен күрәләр; балчык моның өчен яраклы түгел. Биек дамбаларның авышлыгында (битләвендә), кагыйдә буларак, һәр 2—8 м саен горизонталь мәйданчыклар сыман чыгынты ясала: алар дамбаның тотрыклылыгын арттыра һәм авышлыкның сулар белән юылуын кыенлаштыра.

Көчле агымсу яки дулкынннар тәэсиренә даими дучар булучы дамбаларда су бәрү ягыннан таш җәелә. Дамба битләвендә ике яктан да үлән яки башка тотрыклы итүче үсемлекләр (мәсәлән, елга дамбаларында куаклар) үстерелә. Дамбаның суга карап торган ягы сөзәгрәк итеп ясала. Дамба битләвен ныгыту өчен фашина (берничә урыннан тимерчыбык белән уратып бәйләнгән чыбык бәйләме), бер-берсенә үреп бәйләнгән очлы таяклар, читәннәр файдаланыла.

  • Басымлы саклаучы дамбалар (зур елга үзәннәрендә иңкүлекләрне су басудан саклау өчен төзелә). Елганың агымы көйләнгән булу су басудан саклау чарасы булып тора.
  • Басымсыз көйләүче дамбалар (елгаларның су юлын көйләү өчен ясала).
  • Табигый дамбалар (агымсу үзе белән ярга бүрәнәләр, бозлар китереп ташлап, елгада тыгылу барлыкка килә, яисә елга кондызлары ясаган дамба).
  • Ясалма дамбалар (кеше кулы белән ясалган)
  • Даими дамбалар
  • Вакытлы дамбалар
  • Материалына карап (балчык, таш, бетон).

2019 елның 19 октябрендә Красноярск крае Курагино районы Щетинкино эшчеләр бистәсендә төнлә Сейба елгасында алтын табучы артельның сулыгы дамбасы ишелеп(рус.), 80 кеше яшәгән ике тулай торакны су баскан. 17 кеше үлгән, егермеләбе хәбәрсез югалган[1].