Эчтәлеккә күчү

Динара Сафина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динара Сафина latin yazuında])
(Dinara Safina битеннән юнәлтелде)
Динара Сафина
Туган телдә исем Динара Мөбин кызы Сафина
Туган 27 апрель 1986(1986-04-27) (39 яшь)
Мәскәү, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Яшәгән урын Монте-Карло[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре спортчы (теннисчы)
Ата-ана
Кардәшләр Marat Safin[1]
Бүләк һәм премияләре Олимпия уеннары-2008 көмеш медале иясе, "Дөньяның беренче ракеткасы"
Спорт такымы әгъзасы Федереация кубогында Русиянең теннис буенча җыелмасы[d]
Сайт http://www.dsafina.com/

 Динара Сафина Викиҗыентыкта

Динара Сафина, 2008 ел
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фоторәсеме.

Динара Мөбин кызы Сафина (tat. lat. Dinara Safina(үле сылтама)) (1986 елның 27 апреле, Мәскәү) — теннисчысы, Россиянең танылган спортчысы, Россиянең Атказанган спорт остасы, элекке Дөньяның беренче ракеткасы (икенче тапкыр Россия тарихында), Олимпия уеннары-2008 көмеш медале иясе. Марат Сафинның сеңлесе.

  • Ролан Гарос ярышының-2008 елда финалчысы
  • Ачык Австралия ярышы-2009 финалчысы
  • Ролан Гарос ярышының 2009 елда финалчысы
  • Ачык АКШ ярышының җиңүчесе (пар төре, Натали Деши белән) 2007 ел
  • ВТА 12 ярышының (ялгыз төре) 8 ярышының җиңүчесе.
  • Олимпия уеннары-2008 көмеш медале иясе
  • 2009 елның 20 апреленнән — Дөньяның беренче ракеткасы, сместила Серену Уильямс. Динара и Марат Сафины стали первыми в истории тенниса родными сестрой и братом, становившимися первыми ракетками мира.

Динараның абые - Марат Сафин - мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган.

Марат һәм Динара дөньяның тарихында "Дөньяның беренче ракеткасы" дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер бертуганнар.

Динара Сафина татар гаиләсендә 1986 елда Мәскәүдә туган. Әтисе Мөбин Алямша улы (Михаил Алексеевич[2]) Сафин (чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Өчкүл авылыннан) «Спартак» спорт җәмгыяте структурасында административ вазыйфа биләгән, Мәскәүдә теннис клубы директоры. Әнисе ― Рауза Исланова ― күренекле СССР теннисчысы (1960-1970 елларда) һәм соңрак төп теннис тренеры.

Динараның абые ― Марат Сафин ― мәшһүр теннисчы, Дөньяның беренче ракеткасы да булган.

Зур Башлык ярышлары финаллары (ялгыз төре)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Ел Бәйге Финал көндәше Исәп
2008 Roland Garros Сербия Ана Иванович 6-4 6-3
2009 Australian Open АКШ Серена Уильямс 6-0 6-3
2009 Roland Garros Россия Светлана Кузнецова 6-4 6-2

Зур Башлык ярышлары финаллары (пар төре)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Ел Бәйге Иптәш Көндәшләр Исәп
2007 US Open Франция Натали Деши Тайвань Чжань Юнжань
Чжуан Цзяжун ]
6-4 6-2
Ел Бәйге Иптәш Көндәшләр Исәп
2006 US Open Словения, Катарина Среботник Вера Звонарева &
Натали Деши
7-6 7-5