Эчтәлеккә күчү

Григорий Котовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Котовский latin yazuında])
(Grigoriy Kotovskiy битеннән юнәлтелде)
Григорий Котовский
Туган телдә исем Григорий Иванович Котовский
Туган 24 июнь 1881(1881-06-24)
Россия империясе, Бессарабия губернасы, Кишенәү өязе, Ганчешты авылы
Үлгән 6 август 1925(1925-08-06) (44 яшь)
ССРБ, Украин ССР, Одесса өлкәсе, Чебанка совхозы
Күмү урыны Подилск
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре функционер, хәрби хезмәткәр, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы һәм Беренче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены
Хәрби дәрәҗә курпыс камандиры[d]

 Григорий Котовский Викиҗыентыкта

Григорий Иван улы Котовский (Григорий Иванович Котовский)Кызыл армия командирларыннан берсе, Ватандашлар сугышларында катнашучы.

Григорий Котовский 1881 елның 12 (24) июньдә Бессарабия губернасы Кишенәү өязенең Ганчешты авылында (хәзер Молдавиядә Хынчешты шәһәре) завод механигы гаиләсендә туган. Аннан башка, гаиләдә биш бала бар булган.

Милләт ягыннан Котовскийның әтисе руслашкан праваслау поляк, ә әнисе рус булган.[1] Ике яшьтә әнисез, уналты яштә — әтисез кала. Манук-Бей алпавыты (аның «крёстный» атасы) протекциясе буенча, 1895 елда Кишенәү реальный уку йортына укырга керә, ләкин укуга чыкмау сәбәпле шул ук елда уку йортыннан чыгарыла. Моннан соң Манук-Бей Курузены авыл хуҗалыгы уку йортына укырга урнаштыра. 1900 елда училищены тәмамлый һәм төрле алпавыт җирләрендә идарәченең ярдәмче булып эшли, ләкин беркайда озак тоткарлана алмый — аны йә караклык, йә алпавыт хатыны белән мәхәббәт бәйләнеше сәбәпле сөреп чыгарганнар; кайвакытларда ул алпавыт акчаны үзең белән алып, качып киткән булган.

1904 елда, рус-япон сугышы вакытында хәрби хезмәткә алу пунктына килмәгән. 1905 елда хәрби хезмәттән тайпылу сәбәпле арестка салына һәм Житомирда урнашкан 19-нче Кострома җәяүле гаскәр полкына җибәрелә. Тиздән качып китә һәм отрядны оеша, аныкы җитәкчелеге астында ул фатирларга, кибетләргә, алпавыт утарларына талау һөҗүмнәрне ясый.

1906 елның гыйнварында кулга алына, ләкин тиздән Кишенәү төрмәдән качып китә; сентябрь аенда яңадан кулга алына һәм Нерчинскига 12 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә. 1913 елда каторгадан качып китә, Бессарабиягә кире кайта һәм яңадан талаучылар отрядны оеша. 1916 елда, чираттагы талап алудан соң, полиция отряды тарафыннан чолгап алына, күкрәгенә яралана һәм яңадан кулга алына. Одесса хәрби округының суды тарафыннан аша үлем җәзасына хөкем ителә.

Февраль инкыйлабыннан шартлы рәвештә иреккә чыгарыла һәм Беренче бөтендөнья сугышының Румын фронтына җибәрелә. 1917 елның октябрьдә прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелә, сугыштагы батырлыклары өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә. Ноябрьдә сул эсерлар ягын ала һәм 6-нче армиянең солдатлар комитетынның әгъзасы булып сайлана. 1918 елдаУкраинадагы большевиситик подпольеда. 1919 елның гыйнвар-июльдә — Овидиопольдә хәрби комиссариатының башлыгы. Июльдән — 45-укчылар дивизиясенең 2-нче бригадасы командиры, шул дивизия составында Украинада, совет-поляк сугышында сугышкан.

1920 елның апрелендә БКП (б)га керә. 1920 елның декабрьдән — 17-нче атлы гаскәр дивизиясенең командиры. 1921 елда махновчылар, антоновчылар, петлюровчылар фетнәләрне бастыра.

1921 елның сентябрьдән — 9-нче атлы гаскәр дивизиясенең командиры, 1922 елның октябрьдән — 9-нче атлы гаскәр корпусының командиры. 1925 елның җәендә хәрби-диңгез эшләре халык комиссары Михаил Фрунзе Котовскийны үзенең урынбасары булып билгеләнә. Ләкин Котовский вазифасына керә өлгермәгән: 1925 елның 6 августында ул Мейер Зайдер тарафыннан үтерелә.

Үтерештән соң икенче көнне Мәскәүдән Одессага профессрр Воробьёв җитәкчелегендәге бальзаматорлар төркеме җибәрелә.

Төрбә Украинаның Бирзула шәһәрендә (1935 елданКотовск) 1925 елда төзелә. 1941 елда оккупацион хакимияте тарафыннан төрбә җимерелә, Котовский мәете чокырга ташланыла. 1965 елда төрбә торгызыла.[2]

Сәнгать әсәрләрендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Пилсудский купил Петлюру» (1926) — Котовский ролендә Борис Зубрицкий
  • «Котовский» (1942) — Котовский ролендә Николай Мордвинов
  • «Эскадра уходит на запад» (1965) — Котовский ролендә Б. Петелин
  • «Последний гайдук» (Молдова-фильм, 1972) — Котовский ролендә Валерий Гатаев
  • «По волчьему следу», (1976); «Большая малая война», (1980) — Котовский ролендә Евгений Лазарев
  • «Котовский» (телесериал, 2010) — Котовский ролендә Владислав Галкин
  • «Жизнь и приключения Мишки Япончика» (телесериал, 2011) — Котовский ролендә Кирилл Полухин