Константин Пәтс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Пәтс latin yazuında])
(Konstantin Päts битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Константин Пәтс
Konstantin Päts.jpg
Туган телдә исем эст. Konstantin Päts
Туган 23 февраль 1874(1874-02-23)
Тахкуранна, Лифляндия губернасы, Русия империясе
Үлгән 18 гыйнвар 1940(1940-01-18) (65 яшь)
Бурашево, Калинин өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Күмү урыны Урман зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of Estonia.svg Эстония
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg ССҖБ
Әлма-матер Тарту университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Аграриләр берләшмәсе[d]

Commons-logo.svg Константин Пәтс Викиҗыентыкта

Константин Пәтс (эст. Konstantin Päts; 23 февраль 1874, Лифляндия губернасы — 18 гыйнвар 1956, Калинин өлкәсе) — Эстониянең беренче президенты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Константин Пәтс Лифляндия губернасы Пернов өязенең Таһкуранна авылында (хәзер Эстониянең Пәрну өязенә карый) праваслау эстон җирбиләүче Якоб Пәтс гаиләсендә туа. Гаиләдә икенче бала булган. Әнисе, Ольга Туманова, милләте буенча рус, Валка шәһәре башлыгы Разумовский тарафыннан кызлыкка алынган. Русия әрмесе офицеры буларак, шәхси дворянлык дәрәҗәсен ала.

1898 елда Юрьев университетының юридик факультетын тәмамлый. 1901 елда Рөвелдә «Teataja» («Хәбәрче») газетаны нигезли, аннан соң Рөвел муниципалитетында эшли (1904—1905 — шәһәр киңәшчесе, 1905 — шәһәр башлыгының урынбасары). Патша хакимияте тарафыннан эзəрлеклəүләр сәбәпле, чит илгә китә; үзеннән башка ясалган суд тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Караны гамәлдән чыгарудан соң, Русиягә кире кайта һәм суд алдына килеп баса, бер елга иректән мәхрүм ителү җәзасына хөкем ителә. 19111916 елларда — «Tallinna teataja» («Таллин хәбәрчесе») газетасының редакторы, 1916 елда сугышка мобилизацияләнә, Рөвел крепосте штабында прапорщик булып хезмәт иткән.

Сәяси карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда алман хакимияте тарафыннан кулга алына һәм июнь-ноябрьдә Польшада урнашкан концентрацион лагерендә ябылуда була. 19181919 елларда — Эстониянең премьер-министры һәм хәрби министры.

Гыйнвар 1921ноябрь 1922, август 1923март 1924, февраль 1931 — февраль 1932, ноябрь 1932 — май 1933 һәм октябрь 1933 — январь 1934 периодларда — Эстония дәүләте башлыгы.

1934 елда Йохан Лайдонер белән хәрби түнтәрелешне тормышка ашыра; шул түнтәрелеш нәтиҗәсендә илдә авторитар идарә итү формасы урнаштырыла, гадәттән тыш хәле игълан ителә; Пәтс Эстониянең дәүләт протекторы дип игълан ителә. 1938 елда Эстония президенты булып сайланыла.

Төрмәдә ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстониянең ССРБ эченә керткәннән соң, гаилә белән Уфага депортацияләнә. 1942 елда бернинди гаепләүсез Казан төрмә психиатрия хастаханәсенә урнаштырыла.[1] Суд карары — 25 елга иректән мәхрүм ителү һәм милекләрен конфискацияләү —, Пәтска 1952 елда гына игълан ителә.

Константин Пәтс 1956 елның 18 гыйнварында Калинин өлкәсенең Бурашево авылында психиатрик клиникада вафат була.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]