Letter
Внешний вид
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/63/Letterpaper.jpg/250px-Letterpaper.jpg)
Letter (тат. «леттер» — хат) — гадәттә АКШ-да, Канадада, Мексикада һәм башка илләрдә кулланыла торган кәгазь форматы. Төньяк Америкадан читтә иң киң кулланыла торган охшаш формат — A4 дигән халыкара стандарт.
Letter форматындагы битнең зурлыгы 8½ × 11 дюйм яки 215,9 × 279,4 мм, шул ук вакытта А4 форматының зурлыгы 210 × 297 мм. Шулай итеп Letter форматындагы бит A4 форматындагы битгә караганда кыскарак һәм киңерәк.