Айкануш Даниэлян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айкануш Даниэлян latin yazuında])
Айкануш Даниэлян
Туган телдә исем әрм. Հայկանուշ Դանիելյան
Туган 3 (15) декабрь 1893[1]
Тбилиси, Россия империясе[2][1]
Үлгән 19 апрель 1958(1958-04-19)[2][1] (64 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[2][1]
Күмү урыны Тохмахское кладбище[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d][1]
Һөнәре җырчы, музыка педагогы, сәясәтче, актёр
Эш бирүче Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры, Армянский академический театр оперы и балета им. А. Спендиарова[d][1], Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d][1] һәм Ереванская средняя специальная музыкальная школа им. П.И.Чайковского[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]
Балалар Марианна Арутюнян[d]
Гыйльми дәрәҗә: профессор

 Айкануш Даниэлян Викиҗыентыкта

Даниэлян Айкануш Багдасаровна (әрм. Հայկանուշ Դանիյելյան; 15 декабрь 1893 ел — 19 апрель 1958 ел) — опера җырчысы, педагог. ССРБ-ның халык артисты (1939).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даниэлян Айкануш Багдасаровна (Анна Борисовна) 1893 елның 3 декабрендә (яңа ысул буенча 15 декабрьдә) Россия империясе Тифлис (хәзерге Тбилиси) шәһәрендә туган.

1920 елда Наталия Александровна Ирецкая классы буенча Петроград консерваториясен тәмамлый.

1920-1922 елларда Петроградта чыгыш ясый. 1922-1932 елларда — З. П. Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры солисты. 1924 елда Александр Шамильевич Мелик-Пашаев һәм Шара Мкртычечвич Тальян җитәкчелегендәге опера труппасында катнаша (Ленинаканда һәм Ереванда спектакльләр куялар).

1933 елдан 1948 елга кадәр — А. А. Спендиаров исемендәге Әрмән опера һәм балет театры солисты.

Концерт җырчысы буларак чыгыш ясый (Комитасның, әрмән, рус һәм Көнбатыш Европа композиторларының әләләрен башкара).

1943-1951 елларда Комитас исемендәге Ереван консерваториясендә укыта (1943-1948 елларда — вокаль кафедрасы мөдире, 1949 елдан — профессор).

1941 елдан ВКП(б) әгъзасы. ССРБ-ның 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1950). Әрмән ССР-ның 1-нче һәм 3-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.

1958 елның 19 апрелендә Ереванда вафат була. Тохмах зиратында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2000 елда Даниэлян Айкануш Багдасаровнага багышланган Әрмәнстанның почта маркасы чыгарылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]