Википедия:Бюрократ статусына заявка
Внешний вид
Бу биттә Татар Википедиясенең эшчәнлек тәртипләрен билгеләүче киңәш-кулланма проекты тасвирлана. Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз тәртибен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә эшләргә булды. Бәхәсләр туган чакта, Википедия:Заявки на статус бюрократа битен кара. |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бюрократ статусына заявка бу биттә бирелә. |
Сайлау кагыйдәләре
[вики-текстны үзгәртү]Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала
[вики-текстны үзгәртү]- Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
- 50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
- Тавыш бирү алдыннан иң азы 15 көн өчендә төзәтүләр булу.
- Тәкъдим итү тәртибе
Әлеге кагыйдәләр тәләпләренә җавап биргән катнашучылар үз кандидатурасын тәкъдим итергә хокуклы. Аларны шулай ук башка катнашучылар тәкъдим итә ала.
Кем бюрократ статусына кандидат була ала.
[вики-текстны үзгәртү]Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
- 1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
- Администратор вазыйфаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
- Элек тавыш бирүдә катнашканнар
- Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазыйфадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазыйфадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
- Тәкъдим ителгән яки үз кандидатурасын тәкъдим иткән катнашучы тавыш бирү битендә риза булуын язырга тиеш.
Сайлау тәртибе
[вики-текстны үзгәртү]- Тавыш бирү заявка битен эшләгәннән соң башлана һәм 14 көн дәвам итә
- ВП:Сайлаулар битендә яңа бүлек башланыла, анда заявка битенә [[ВП:Бюрократ статусын алу/КУЛЛАНУЧЫ_ИСЕМЕ]] сылтама урнаштырыла һәм тавыш бирү мөддәте күрсәтелә.
- Тавыш бирүчеләр заявка битендә {{Риза}} яки {{Каршы}} тавышларын бирәләр. Шулай ук шик булганда нейтраль позициясен аерым пунктта язып була. Тавыш бирү фәкать иң азыннан 5 кеше тавыш биргән очракта узган тавыш бирү буларак саналалар.
- Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган бюрократ нәтиҗәләрне бирелгән тавышлар буенча чыгара.
- Бюрократка кандидат 2/3 (66,(6) %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, бюрократ буларак билгеләнә.
Әлеге кагыйдәләр Татар Википедиясендә 15 мең мәкалә җыюга кадәр калалар. Аннары яңа кагыйдәләр кабул булачак.