Игорь Ингвар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Ингвар latin yazuında])
Игорь Ингвар
Туган 8 апрель 1905(1905-04-08)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 8 февраль 1993(1993-02-08) (87 яшь)
Казан, Татарстан
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Игорь Ингвар (Игорь Герман улы Линсцер, 8 апрель 1905(1905-04-08), Санкт-Петербург, Россия империясе8 февраль 1993(1993-02-08) (87 яшь), Казан, Татарстан) — актер, режиссер, педагог, театр белгече, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1968). Сәхнә эшчәнлеген КЭМСТ театрында башлый (Казан, 1923). Самар, Сембер, Шуя, Махачкала, Петропавел, Ярославль театрларында эшләгән. 1946-1949 елларда Чистай драма театрының баш режиссеры. 1928-1929, 1933-1934, 1952 елдан Казан зур драма театрында: актер, әдәби бүлек мөдире (1952-1968), музей мөдире (1968 елдан). Татар театр техникумында (1924-1928), Казан театр һәм Казан сынлы сәнгать укуханәләрендә укыткан.