Ильмира Нәгыймова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильмира Нәгыймова latin yazuında])
(Илмира Нәгыймова битеннән юнәлтелде)
Ильмира Нәгыймова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова

Туу көне

6 март 1992(1992-03-06) (32 яшь)

Туу урыны

РФ, ТР, Менделеевск районы, Ижевка

Эшчәнлек еллары

2009 ― х. в.

Дәүләт

Россия байрагы Россия Федерациясе

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

i.nagimova92

Ильмира Нәгыймова, Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова (1992 елның 6 марты, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Менделеевск районы, Ижевка) ― татар эстрада җырчысы. «Татар җыры» фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 6 мартында Менделеевск районының Ижевка бистәсендә, машина йөртүче Рафаил һәм аш-су остасы Рәхиләнең күпбалалы гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала ― апасы Лилия (26 яшендә юл һәлакәтендә вафат), абыйсы Динар (36 яшендә коронавирустан вафат), сеңлесе Гөлназ һәм энесе Айнур бар[1].

Менделеевскида 1нче урта мәктәптә укый. 7нче сыйныфта укыганда, музыка мәктәбенә йөри башлый, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, белемен Казан музыка көллиятендә (2008―2012) дәвам итә.

Казан мәдәният институтында (2012―2017) белем ала.

Башкарган җырлары

Үзе иҗат иткән 100гә якын җыры бар [1].

  • «Ярат димим»,
  • «Ташлама»,
  • «Гомер үтеп бара»
  • һәм башкалар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дүрт тапкыр “Татар җыры” фестивале лауреаты (2012, 2013, 2014, 2016)
  • 2016 ел бәйгесендә «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә хатын-кызлар арасында «Ак алмагач» җыры белән «Алтын барс» сынын ала.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче никахы җырчы Руслан Кираметдинов[2][1]
балалары: улы Камил, кызы Ясминә[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]