Эчтәлеккә күчү

Макао мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Макао мәчете latin yazuında])
Мәчет
Макао мәчете
Макао мәчете һәм зираты

порт. Mesquita de Macau
кыт. S澳門伊斯蘭清真寺及墳場
Ил Кытай
шәһәр Макао, 4 Ramal Dos Moros
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1888 (беренче бинасы төзелгән)
1980 (хәзерге бинасы ачылган)
2007 (реконструкцияләнгән)
Халәте гамәлдә

Макао мәчете (порт. Mesquita de Macau; кыт. S澳門伊斯蘭清真寺及墳場) — Кытай Халык Республикасының Макао административ районы үзәге Макао шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Әлеге мәчет — шәһәрдә мөселман мәдәниятенең бердәнбер офисы.

Макао мәчетенә һәм мөселман зиратына керү капкасы

Макаода беренче мәчеткә Португалия идарәсе вакытында Макаога Португалия армиясе белән килгән Көньяк Азия мөселманнары тарафыннан 1880-елларда нигез салынган.

1935 елда Португалия Макаосында Макао ислам берлегенә (ингл. Islamic Association of Macau, IAM; кыт. 澳門伊斯蘭會; порт. Associação Islâmica de Macau) нигез салынган.

Хәзерге вакытта Макаода бер генә мәчет бар. Әлеге мәчет 1980-елларда Макаода Португалия идарә иткән чорда икенче буын мөселманнары тарафыннан төзелгән.

1996 елда Макао мөселман берлеге Португалиянең Макао хөкүмәтенә мәчетне реконструкцияләү планын тәкъдим итә, ләкин план хупланмаган.

Макаодагы мөселманнарның арта барган санын канәгатьләндерү өчен, 2006 елда Макао мөселман җәмгыяте хәзерге мәчет бинасы янында яңа зур мәчет төзүгә хөкүмәт рөхсәтен сорап мөрәҗәгать иткән.

2007 ел ахырында Макао мәчете реконструкцияләнә.

Киләчәктә ~600 дин тотучыны сыйдыручы заманча мәчет төзү планлаштырыла. Аның янында ислам мәдәни үзәге, арзанлы хәләл ресторан, 30 бүлмәле хостел һәм Коръән өйрәнү класслары төзеләчәк.

Мәчет ихатасы Макао мәчетеннән, аның каршындагы мөселман зиратыннан, Макао Ислам берлегенең штаб-фатирыннан, юыну урыныннан, бадминтон өчен мәйданнан һәм балалар мәйданчыгыннан тора.

Мәчетнең мәйданы якынча 6,5 х 12 метр тәшкил итә, ул 100гә якын дин тотучыны сыйдыра ала.

Макао мәчете һәм зиратының керү капкасын Хәлимә Бинте Шәйх 1973 елның 27 июнендә Адәм Шәйх истәлегенә бүләк иткән[1][2][3].