Кулланучы:Frhdkazan/WILR: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Frhdkazan/WILR latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 17: Юл номеры - 17:


=== Күптеллелексез нигә булмый ===
=== Күптеллелексез нигә булмый ===
Берәр телдә энциклопедия булмавы һәм булганын аның халкы үстермәве кешелек өчен бу халыкның элекке буыннары туплаган мәдәни тәҗрибәсеннән мәхрүм калуга китерә ала. Бу хәл исә кешелекнең туплам интеллектуаль кәшефчелек сәләтенең, соңыннан иҗтимагый тотрыклылыкның кимүенә китерә ала.

Аерым халык өчен дә, бөтен дөнья халкы өчен дә бар телләрнең энциклопедияләре бар белемне тасвирлый алу өчен, бар төшенчәләрне һәм аларның төрле якларын документлаштыра алуыбыз кирәк – бу очракта телләр тупланган тәҗрибә һәм бәйле приоритетлар нигезендә барлыкка килгән махсус карашларны бигеләүче призма буларак әһәмиятле.

Бу тупланган белемне бар кешеләр файдалана алырлык дәрәҗәдә саклау эшендә телләр бу тәҗрибәне саклаучы, ташучы һәм тапшыручы мохит буларак әһәмиятле.

Ягъни, кешелек тарафыннан тупланылган бар белем һәм тәҗрибәгә ирешү мөмкинлеген тотрыклы саклый алу телләрнең дәвамлы яши алулары өчен кирәкле шартларның булдырылуын таләп итә.

=== Үз [[суверен дәүләт]]е булмаган халык телләрендәге бүлекләр ===
=== Үз [[суверен дәүләт]]е булмаган халык телләрендәге бүлекләр ===
Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин":
Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин":

2 мар 2016, 14:39 юрамасы

Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты турындагы чыгышым. тезислары.
Янғантау семинары, март-апрель 2016.

Викимедиа Фонды башлаган халыкара Викимедиа хәрәкәтенә кушылып, үз телләрендә аның төрле проектларының бүлекләрен ачкан һәм үстергән төрле халыклар вәкилләре аның миссиясе һәм идеалларын яклавын белдерде.

ВМФ идеалы – дөньяның һәрбер кешенең бөтен кешелекнең туплам белеменә ирешә алу мөмкинлеге булган дөньяны төзү. Бу амбициоз максатны бер өлеше буларак, кешелекнең бар белемен тасвирлый алучы энциклопедияне төзү булып тора. Бер телдә бар белемне тасвирлый алучы энциклопедиядә кимендә 100 миллион мәкалә булырга тиешлеге билгеле (бүгенге көндә бар телләрдәге бүлекләрендә тулаем мәкаләләр саны 40 миллионга да җитмәгән).

Бар Россия телләре һәм үз дәүләте булмаган бар дөнья телләрендәге Википедияләрнең дә бу дәрәҗәгә ирешүләренә таба эшләргә җыенабызмы, юкса мөмкин булмаган бер эш дип ваз кичеп, кире кайта алмаган вакытыбызны башка шөгыйльләргә юнәлтәбезме?

Глобальләшкән дөньядагы тормышка ияләшмичә _________ халкы юкка чыкмыйча, аның уңышларга – бөтен дөньяны шак каттырырлык яңа көчле фикерләр тудырудан, кәшефләр ясаудан яки гамәлләр кылу – ирешә алуын тәэмин итә алучы дәрәҗәдәге үз теле һәм мәдәнияте булуы зарур.

Бу мәсьәләдә Викимедиа Фонды, Викимедиа Россия, катнашучылар төркемнәре һәм аерым катнашучыларның бер-берсенә ничек ярдәм итә алуы тасвирланачак, проектның чын мәгънәсе һәм мөмкин үсеше турында сүз барачак.

Кешелек өчен Википедиягә язуның әһәмияте

Күптелле Википедия нигә кирәк

Яңа Вики-җәмгыятьләре үзләре өчен кызыклы булган мәсьәләләр тирәсендә кайнап үсә, ныгыгач (актив кулланучылар төркеме барлыкка килгәч) авыррак максат булган – үз халкы өчен универсаль энциклопедия һәм белешмәлек системасын үстерүгә тотына. <Яңа һәм кече Википедияләр өчен кулланмасы>.

Википедиянең тел бүлекләре саны һәм аерым җәмгыятьнең һәм аларның проектларының көче һәм күләме үсүе белән проект тотрыклырак була.

Күптеллелексез нигә булмый

Берәр телдә энциклопедия булмавы һәм булганын аның халкы үстермәве кешелек өчен бу халыкның элекке буыннары туплаган мәдәни тәҗрибәсеннән мәхрүм калуга китерә ала. Бу хәл исә кешелекнең туплам интеллектуаль кәшефчелек сәләтенең, соңыннан иҗтимагый тотрыклылыкның кимүенә китерә ала.

Аерым халык өчен дә, бөтен дөнья халкы өчен дә бар телләрнең энциклопедияләре бар белемне тасвирлый алу өчен, бар төшенчәләрне һәм аларның төрле якларын документлаштыра алуыбыз кирәк – бу очракта телләр тупланган тәҗрибә һәм бәйле приоритетлар нигезендә барлыкка килгән махсус карашларны бигеләүче призма буларак әһәмиятле.

Бу тупланган белемне бар кешеләр файдалана алырлык дәрәҗәдә саклау эшендә телләр бу тәҗрибәне саклаучы, ташучы һәм тапшыручы мохит буларак әһәмиятле.

Ягъни, кешелек тарафыннан тупланылган бар белем һәм тәҗрибәгә ирешү мөмкинлеген тотрыклы саклый алу телләрнең дәвамлы яши алулары өчен кирәкле шартларның булдырылуын таләп итә.

Үз суверен дәүләте булмаган халык телләрендәге бүлекләр

Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин":

  • тельнең нормальләштерү буенча эш итүче институтлар,
  • универсаль энциклопедияләр,
  • чикләнгән яки юк дәрәҗәсендәге кануни яки норматив документлар базалары,
  • илкүләм һәм халыкара стандартлар,
  • фәнни яки сәнәгый/икътисади тармаклары публикацияләре,
  • дәреслекләр һәм матур әдәбият,
  • тәкъвимнәр һ.б.).

Бу категориядәге телләрнең сакланылуы һәм үсеше мәдәни күптөрлелек, мәдәни белем һәм мәдәни капитал төшенчәләренең әһәмиятле иҗтимагый кыйммәт булуларының киңрәк танылуларына бәйле.

Чишелешләр:

  • Википедия вики технологиясенә нигезләнүе аркасында бар төр белемне тасвирлау буенча уртак эшченлек проектлары өчен иң уңайлы хезмәттәшлек мохите, телләрнең заманча шартларда уңайлы кулланылышы өчен җитмәгән инфраструктурасы өчен виртуаль кабырга була ала.
  • Бу инфраструктураны үстерү квалификацияле кеше ресурсларының (кеше-сәгать) таләп итә – сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр техник аспектларының мөмкин кадәр күбрәк стандартизацияләнү, үзәкләштерелү һәм автоматлаштырылу инициативаларыннан зур отышка ия була ала.
  • Эчтәлеген үстерү һәм төркемләү кебек кеше игътибары кирәк булган биремнәрнең уңышлы чишелеше өчен, кече Википедияләргә көчле эчке җәмгыятьләрен үстерә алулары шарт: бу телдә укый-яза белүче бар кешеләр өчен кызыклы мохиткә әйләнүләре кирәк.

Ярдәмләшеп булдырабыз

Беренчедән, ВМФ белдерелгән амбицияләрен кире какмаганына Викимәгълүмат проекты чикләрендә җитештерелгән Articles Placeholders (әлегә тексты язылмаган мәкаләләр өчен дәлилләнгән статистик мәгълүматы җыентыклары) мөмкинлеге ишарәли. Белгәнемчә, Саха Википедияләре җәмгыятьләре бу функционалның үз бүлекләрендә тест килеш кабызылуын инде сорады.

Проектның кызыклылыгын үстерү этаплары

  • Клуб - проектның ягымлы булуы зарур (укырга, язырга, хәттә бәхәсләрдә дә катнашырга кызык).
  • Этно-региональ проект – тематик эчтәлеккә багышланган социаль челтәрләр кампаниясе һәм ММЧдагы хәбәрләр
  • Универсаль энциклопедия – берәр тел мохитендә киң-күләм танылган, абруйлы дип саналган белем чыганагына әйләнү, семинарлар һәм башка махсус чаралар уздыру, үстерүчеләргә призлар бирү.

Яңа катнашучылар өчен проектның кызыклылыгын үстерү