Википедия:Викиочрашу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге

ВикиочрашуВикипедия төзүдә катнашучыларның аерым шәһәрләрдә үткәрелгән урындагы очрашулары.

Бу Викиочрашу битендә булачак һәм үткән викиочрашулар турында мәгълүмәт туплана. Викиочрашуны һәр бер кеше тәкъдим итә һәм оештыра ала. Викимания кебек конференциялар турында аерым викиконференциялар битен булдырга кирәк. Башка телләр бүлегендәге катнашучыларның викиочрашулары турында мәгълүмәтне "Башка телләрдә" дигән интервики сылтамалар аша карарга була.

Викиочрашуны ничек оештырырга?[вики-текстны үзгәртү]

  1. Булачак викиочрашулар бүлегендә очрашу турында игълан төзегез:
    • Очрашуга чакыру языгыз.
    • Очрашу урынын һәм вакытын тәкъдим итегез.
    • Очрашуда нинди юнәлештә фикерләшү булачагын тәкъдим итегез (мәҗбүри түгел).
  2. Җәмгыять үзәге битендә игълан ясагыз һәм Булачак викиочрашулар бүлегенә сылтама бирегез.
  3. Республика, аерым калада яки районда яшәүче катнашучылар теркәлгән категориядагы исемлекне файдаланып, аларга "катнашучыга хат" коралы аша чакыру җибәрегез.

Булачак викиочрашулар[вики-текстны үзгәртү]

Казан[вики-текстны үзгәртү]

Сәләт викимәктәбе проекты чикләрендә, һәр атна азагында диярлек татар викимедистлары тупланган вики-белем һәм вики-тәҗрибәләре белән уртаклашуга багышланган очрашулар оештырыла. Адрес: Сәләт Йорты, Казан, Островский ур., 23 йорт (гадәттә шимбә, сәгать 14:00-15:00 арасында). Бәхәс битемдә хәбәр калдырып яки шәхси битемнән "Кулланучыга электрон хат язу" (сул панель) ысулы белән катнашырга теләгәнегезне белдерсәгез, вахтёрларга хәбәр итәрмен. Бу проект быелгы сентябрьдән бирле эшли башлады. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 23 окт 2016, 08:23 (UTC)

Үткән викиочрашулар[вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]