Википедия бәхәсе:Викиочрашу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Башкорт күршеләребез оештырган Викиочрашулар[вики-текстны үзгәртү]

Викиочрашулар:Казан[вики-текстны үзгәртү]

Катнашучылары регуляр тәртиптә викиочрашуларга җыелган җәмгыятьләрдә тотрыклы үсеш күзәтелә. Вики-Сабантуйдан соң Марат әфәнде белән бер кафеда очрашып алган идек. Үткән атнада Казан федераль университетындагы фәнни конференциягә килгән удмурт-вики бюрократы Денис Сахарных белән күрешеп алырга булды. Соңгы арада, Мәскәү һәм Уфадагы коллегаларыбыз үрнәкләреннән чыгып, ТатВикидагы оптимизм дәрәҗәсен күтәрү өчен бу төр җыелышларга безгә дә ешрак бергә килү файдалы булмас микән дигән фикергә килә башладым һәм Казандагы очрашуларны оештыруны үземә алырга булдым. Тәкъдинәрем:

Яклаучылар, катнашырга әзер булучылар табылырмы? --frhdkazan (бәхәс) 23 дек 2015, 16:12 (UTC)

Кафеда очрашу турында тәкъдимегез миңа ошады. Вакыт һәм акча булганда мин дә анда килер идем (мин студент). Очрашуларның вакыты һәм датасы турында зинһар миңа мәгълүмат бирерсез инде, яме.--A.Khamidullin (бәхәс) 24 дек 2015, 12:16 (UTC)
A.Khamidullin әфәнде әһәмиятле мәсьәләне күтәрде. Очрашуның төп сәбәбе - күрешү, якынрак танышу, игътибар үзәгенә чыга торган вәзгыятьләр буенча фикерләребез белән уртаклашу. Шундый мәсьәләдә уңышка ирешү өчен ашыкмау һәм системалы чаралар зарур, сайланылган урын да уңайлы булырга тиеш - кафеларны сайлаганда, анда тыгыз да, караңгы да булмаска тиеш, нейтраль демократик мохит булуы отышлырак. Мин мөмкин булганда велосипедта йөрим, майда Марат әфәнде белән Кәҗә бистәсе (метро станциясе) буенда урнашкан McDonald’s кафесында очрашкан идек. Шунда ук булса, латте һәм чия бәлешләре миннән.--frhdkazan (бәхәс) 24 дек 2015, 17:59 (UTC)

Декабрь 2015[вики-текстны үзгәртү]

Сулдан уңга: A.Khamidullin, frhdkazan & Marat-avgust.
  • Мин очрашуга 26нчыда һәм 27нчедә килә алам.--Marat-avgust (бәхәс) 24 дек 2015, 20:51 (UTC)
    • Очрашу урыны өчен Яшьлек метро станциясе буенда, Мәскәү базары һәм Декабристлар урамы арасындагы мәйданчыгының уртасында урнашкан "Софра" төрек хәләл кафесын (Декабристов ур., 131д йорты, эш вакыты 9:00-22:00) кулланырга тәкъдим итәм. Транспорт ягыннан уңайлы булырга тиеш. 26-27 декабрь көннәрне очрашсак, кай вакытта уңайлырак була ала? --frhdkazan (бәхәс) 25 дек 2015, 11:48 (UTC)
      • Марат белән шимбә 26 декабрь 2015, 17:00 мск., кафе Софра (м.Яшьлек, Декабристлар ур. 131д) дип аңлаштык. Килергә теләүчеләр, безне анда табу өчен миңа +79274158066 шалтырата аласыз. --frhdkazan (бәхәс) 26 дек 2015, 04:58 (UTC)

Каралган мәсьәләләр

Гыйнвар 2016[вики-текстны үзгәртү]

    • Көн һәм вакыт турында тәкъдимнәр буламы?--frhdkazan (бәхәс) 24 гый 2016, 11:23 (UTC)

Очрашу булмады.

Февраль 2016[вики-текстны үзгәртү]

  • Очрашу урыны: Софра кафесы, Яшьлек метро станциясе.
  • Очрашу көне: Айның соңгы 2 атнасы, катнашырга теләүчеләр килә алган көннәрен (вакытын) алдан белдерә.

A.Khamidullin, Kitap, MalTsilna, Marat-avgust, Marat Vildanov, NRG, Ирек Хәйрулла hәм Казандагы очрашуга бар башка килә алучы туташ-ханым-әфәнделәр: Март азагында Башкортстандагы семинарда чыгышлар ясавым һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашуым көтеләчәк. Әлбәттә статистик мониторинг проекты һәм аның беренчел нәтиҗәләре турында чыгыш була. Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү һәм ВМРУ сәхифәсендәге күптеллелек проекты тирәсендә күтәрелә алачак темаларны һәм кайбер мөмкин тәкъдимнәр турында фикерләрем бар, аларны бергәләп тикшереп аласы иде. Барыгызның да бер үк көнне очрашу мөмкинлегегез булмаса, төркем-төркем очрашып була. Казан тышындагылар (мәс. Derslek, Milli, Qdinar, Әмир) яки очрашуга килә алмаучылар да үз фикерләрен белдереп, өлеш кертә алулары өчен март башында беренчел тезисларны әзерләргә уйлыйм.--frhdkazan (бәхәс) 17 фев 2016, 20:04 (UTC)

  • Казанга 20.02 (шимбә) көндез кайтам. 21–23, 28 һәм соңрак очраша алам.--frhdkazan (бәхәс) 17 фев 2016, 20:31 (UTC)

Очрашыргә әзер булучылар табылмады. Тезислар чыгыш текстына әйләнеп килә. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2016, 14:23 (UTC)

Очрашу булмады.

Апрель 2016[вики-текстны үзгәртү]

  • Кафе Софра (м.Яшьлек, Декабристлар ур. 131д)
  • Көн һәм вакыт турында тәкъдимнәр буламы?--frhdkazan (бәхәс) 24 мар 2016, 06:51 (UTC)