McDonald’s
McDonald’s Corporation (Макдо́нальдс) — АКШ ширкәте, дөньяда иң зур «тиз ризык» рестораннар челтәре. 2009 елның Fortune Global 500 исемлегенә керә (388 нче урын). Штаб-фатиры Чикаго янында булган Оук-Брукта урнаша.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ширкәтне 1940 елда бертуган Дик һәм Мак Макдоналдлар нигезлиләр. 1948 елда беренче тапкыр «тиз ашау» принцибы уйлап чыгарыла. Беренче ресторан исә Сан-Бернардинода (Калифорния) ачыла.

1954 елда Рей Крок Макдоналд бертуганнардан франчайзинг буенча агент булу хокукын сатып ала. 1955 елда ул Иллинойс штатында урнашкан Дес-Плейнз шәһәрендә үзенең беренче McDonald’s ресторанын ача (хәзерге вакытта бу ширкәт музее). 1955 елда Крок McDonald’s System, Inc ширкәтен терки (1960 елда исеме McDonald’s Corporation-га үзгәртелә).
Хәзерге эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2009 елның июненә McDonald’s маркасы астында 118 төрле илдә урнашкан 32 060 ресторан эшләде. Рестораннарның төп ассортименты — гамбургерлар, сэндвичлар , бәрәңге фри, десертлар, эчемлекләр һ. б. Кайбер илләрдә сыра сатыла.

2008 ел да ширкәттә 400 мең кеше эшләде. Шул ук елда ширкәт табышы $23,5 млрд тәшкил итте.
Русиядә ширкәт хәләте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ширкәтнең Русиядәге беренче рестораны 1990 елның 31 гыйнварында Мәскәүдә ачылды. Бу чын сенсация булды, чөнки ресторанга эләгер өчен берничә сәгать чиратта басып торырга туры килде. Ачылу көнендә ресторанда 30 мең кеше булды. 1996 елда McDonald’s Санкт-Петербург шәһәрендә дә ачыла.
Татарстанга килгәндә исә, Казанда 9, Яр Чаллыда 2, Түбән Камада һәм Әлмәттә 1 McDonald’s бар.
Тәнкыйть
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге вакытта McDonald’s ширкәте зур тәнкыйть астына дучар була. «Super Size Me» документаль фильмында төп каһарман 20 көн дәвамында фастфудны гына ашаган иде, шул исәптән көненә кимендә бер тапкыр McDonald’s-та ашарга тиеш иде. Эксперимент тәмамлангач, сәламәтлек өчен нәтиҗәләр шаккатыргыч иде (мәсәлән, авырлык 12 кг-га артты).
McDonald’s-ны күп химик маддәләрне, канцерогеннарны кушуда гаеплиләр. Шулай ук «Макдоналдс» ширкәтен еш кына глобализациянең тискәре нәтиҗәсе буларак атыйлар.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|
- Ширкәтнең рәсми сайты (ингл.)
- Ширкәтнең Русиядәге рәсми сайты (рус.)
- ↑ 1,0 1,1 20th Century Press Archives — 1908.
- ↑ Global Research Identifier Database — 2015.
- ↑ Global LEI index
- ↑ 4,0 4,1 McDonalds Annual Report 2020
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Form 10-K — 2023.
- ↑ McDonald's (MCD) Stock Key Data
- ↑ 7,0 7,1 7,2 https://finance.yahoo.com/quote/MCD/holders/
- ↑ https://corporate.mcdonalds.com/content/dam/gwscorp/investor-relations-content/annual-reports/McDonalds_2018_Annual_Report.pdf#MCD-12312018X10K_HTM_S4AFAC6B6965E59589F3C2FF73A6DB7FE
- ↑ OpenStreetMap — 2004.
- ↑ Polygon.io
- ↑ https://corporate.mcdonalds.com/content/dam/gwscorp/assets/investors/2020%20Annual%20Report.pdf
- ↑ https://apps.prsa.org/Awards/SilverAnvil/Search?sakeyword=6BE-0205A04
- ↑ https://apps.prsa.org/Awards/SilverAnvil/Search?sakeyword=6BE-041003
- ↑ Contact Us: McDonald's Customer Service & FAQs | McDonald's
- ↑ Form 10-K
- ↑ https://corporate.mcdonalds.com/content/dam/sites/corp/nfl/pdf/MCD_2023_Annual_Report.pdf#page=25
- ↑ Интерфейс программирования приложения YouTube