Мәдәни күптөрлелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Австралия'нең мәдәни күптөрлелеген бәйрәм итүгә багышланган Гармония көне чарасы.

Бер-берсеннән аерылган, үзенчәлекле мәдәниятләрнең нәтиҗәсендә урын алган вәзгыять мәдәни күптөрлелек дип атала.

Төшенчә шулай ук:

  • төрле мәдәниятләрнең бер-берсенең үзенчәлекләрен хөрмәт итүне белдерү яки
  • берәр махсус регионда яки дөнья буйлап кеше җәмгыятьләре һәм мәдәниятләренең төрлелеген белдерү өчен кулланыла.

Глобальләшү аерым җәмгыятьләрнең мәдәни үзәнчелекләренең җимерелүенә китерүе аркылы дөньяның мәдәни күптөрлелегенә тискәре тәэсир итүе турында ишетеп була.

Күзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир шарында барлыкка килгән күпсанлы аерым җәмгыятьләр бер-берсеннән нык аерылганнар, һәм бу үзенчәлекләрнең күбе бүгенгә кадәр күзәтелә. Кешеләрне билгеләүче тел, кием һәм гадәтләр кебек төп аермаларыннан тыш, җәмгыятьләр үз төзелеше, аларның вәкилләре уртаклашкан әхлак төшенчәләре, һәм әйләнә-тирә мохиткә карата мөнәсәбәтләре белән аерыла. Мәдәни күптөрлелек биотөрлелекнең аналогы дип санала.[1]

Яклау һәм критика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Планетадагы биологик тормышның озын мөддәттә саклануы өчен кирәкле дип саналган биотөрлелек кебек үк кешелекнең озын мөддәтле исән-саулыгы өчен мәдәни күптөрлелек кирәк дип әйтү белдерү мөмкин. Бу караш яклылар кешелек өчен автохтон халыкларның мәдәниятләрне саклау тереклекнең тотрыклылыгы өчен биологик төрләрне һәм экосистемаларны саклау кебек мөһим дип белдерәләр. 2001 елда ЮНЕСКО Генераль Конференциясе тарафыннан кабул ителгән Мәдәни күптерлелек буенча гомуми декларациясенең беренче маддәсендә нәкъ бу карашлы булуын белдерде: "...табигать өчен биотөрлелек кирәкле булганы күләмендә кешелек өчен мәдәни күптөрлелек зарур"[2]

Бу позициягә каршы критика берничә сәбәпкә нигезләнә:

  • Эволюцион психология өлкәсендәге кешеләр табигате турындагы постулатларның күпчелеге кебек үк, мәдәни күптөрлелекнең исән калу өчен мөһимлеге турында фикерне дәлилләп яки кире кагып булмый.
  • Икенчедән, "үсеше түбәнрәк" булган җәмгыятьләрнең төзелешен саклауга юнәлгән гамәлләр, бүген шул җәмгыятьләрдә яшәүче кешеләргә югары үсештәге илләрдә технология һәм медицина өлкәсендәге ачышлардан файдалануга киртә салачак, һәм бу этика принципларына каршы.

Саннар белән тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәни күптөрлелекне саннар белән тасвирлау кыен, тик берәр регионда яки дөнья буйлап кулланылган телләр саны яхшы күрсәткеч була ала дип уйланыла. Бу күрсәткеч буенча, кешелек дөньясы үз мәдәни төрлелегенең дәрәҗәсендә кискен югалтулар чорын яши дип билгеләү мөмкин. 1990-еллар дәвамында фәнни тикшеренүләр ул чакта һәр ике атна дәвамында бер тел кулланылыштан чыга иде; бу тизлек үзгәрмәсә, 2100 елга кадәр дөньяда бүген кулланылган телләрнең 90% юкка чыгачак.[3]

Аурупа Комиссиясе билгеләгән бюджет нигезендә эшләүче Network of Excellence on "Sustainable Development in a Diverse World" экспертлар челтәре ЮНЕСКО Декларациясенә нигезләнеп мәдәни күптөрлелек һәм тотрыклы үсеш арасында бәйләнешләрне тикшерү өстендә эшли.[4]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Universal Declaration on Cultural Diversity, Article 1
  2. UNESCO. UNESCO Universal Declaration On Cultural Diversity (French, English, Spanish, Russian, Japanese) (PDF). UNESCO Universal Declaration On Cultural Diversity. UNESCO (2002). 24 июль 2012 көнне тикшерелгән.
  3. David Crystal Language Death Cambridge University Press, 2000
  4. SUS.