Ихлас сүрәсе: юрамалар арасында аерма
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Billinghurst (бәхәс | кертем) к 136.169.130.53 үзгәртүләре (бәхәс) Ayratayrat юрамасына кадәр кире кайтарылды Тамга: кире кайтару |
||
Юл номеры - 5: | Юл номеры - 5: | ||
== Сылтамалар == |
== Сылтамалар == |
||
* [http:// |
* [http://suralar.com/112.htm Әл-Ихлас сүрәсенең һәр аятын аерым тыңла] |
||
[[Төркем:Коръән сүрәләре]] |
[[Төркем:Коръән сүрәләре]] |
21 июл 2018, 00:56 юрамасы
Әл-Ихлас сүрәсе (Кольһүаллаһ)- Коръәндәге 112нче сүрә, 4 аятьтән тора. Бөтен галимнәр дә аны Мәккәдә иңгәнлеген әйтәләр. Татар халкы күбрәк бу сүрәне Кольһүаллаһ дип йөртә. Моннан тыш «Әт-Тәүхид» (Аллаһның барлыгы-берлеге хакында), «Сүрәтүт-Тәфрид», «Сүрәтүт-Тәҗрид», «Сүрәтүн-Нәҗәт», «Сүрәтүл-Виләйәһ» дип тә атыйлар.
Иңү сәбәбе:мөшрикләр Мөхәммәд галәйхис-сәлам янына килеп:«Йә Мөхәммәд! Безгә Раббыңның кемнән, кайсы нәселдән килеп чыкканлыгы турысында сөйлә әле!» – дип әйтәләр. Һәм бу сүрә моңа җавап булып иңә.[1]
Сылтамалар
Сүрә
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1. Куль һүәллаһу әхәд. 2. Аллаһүс-самәд. 3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. 4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд.
Тәрҗемә:
«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән...
- Әйт:«Ул – Аллаһ – бер!
- Аллаһ – мәңге булучы.
- Ул тудырмады да һәм тумады да,
- һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел».
Искәрмәләр
- ↑ Үбәйй ибне Кәгъб сөйләгән. Хәзрәти Мукатиль фикеренчә, Мөхәммәд галәйхис-сәламнән бу турыда яһүдиләр сораган
Әдәбият
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.