Әгъраф сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әл-Әгъраф
гарәп. سورة الأعراف
Sura7.pdf
Әл-Әгъраф
Исеменең тәрҗемәсе

Пәрдәләр

Статистика
Сүрә саны

7

Аятьләренең саны

206

Сүзләре саны

3344

Хәрефләре саны

14071

Алдагы сүрә

Әл-Әнгам

Киләсе сүрә

әл-Әнфәл

Әл-Әгъраф (гар.سورة الأعراف - сүрәтүл-әгъраф)- Коръәннең җиденче сүрәсе. Мәккәдә иңә, 163-170 аятьләрдән гайре. Аятьләре саны - 206.

Эчтәлеге[үзгәртү]

Сүрәнең башы - әүвәлге Әл-Әнгам (Терлек) сүрәсе ахырының дәвамы булып тора. Бу сүрәдә беренче кешеләр - Адәм галәйһиссәләм белән Һәваны яралту, аларның җәннәттән куылуы, шулай ук азык, киемдә артыклыкка омтылучы кешеләрнең дәвам иткән коткысы тасвирлана. Бу сүрәдә, Коръәннең башка сүрәләрендәге кебек үк, күкләр һәм җир, аларның идеаль урнашуы турында сөйләнелә.

Әл-Әгъраф сүрәсендә Нух галәйһиссәләм, Һуд галәйһиссәләмһәм аның кабиләсе Гъад , Салих галәйһиссәләм һәм аның бай, көчле кабиләсе Сәмуд, Лут галәйһиссәләм һәм аның халкы, алар кылган гөнаһлар турында сөйләнелә. Әлеге сүрәдә шулай ук Шүгъәйб галәйһиссәләм һәм аның халкы - Мәдьян белән булган вакыйгалар тасвирлана, шулай ук эченә үгет-нәсыйхәт алган башка хәлләр дә китерелә.

Аннары соң Аллаһ Муса галәйһиссәләм һәм Фиргәвен турында сөйли. Сүрә ахырында алдында туры юл ачылган, ләкин, шайтан тарафыннан коткыга салыну сәбәпле, бу юлны инкарь иткән кеше турында хәбәр сөйләнелә. Аннары соң Аллаһка ничек килергә кирәклеге тасвирлана.

Сылтамалар[үзгәртү]