Фатыйха сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйха сүрәсе latin yazuında])
Әл-Фатиха
гарәп. سورة الفاتحة

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Әл-Фатиха
Статистика
Сүрә саны

1

Аятьләренең саны

7

Сүзләре саны

29

Хәрефләре саны

139

Киләсе сүрә

әл-Бәкара

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

ٱلۡفَاتِحَةِ

Әл-Фатиха́ сүрәсе́(гарәп. سورة الفاتحةсүрәтүл-фатиха) яки ӘлхәмКоръәндәге 1нче сүрә, 7 аятьтән тора. Бу сүрәне татар халкы «Әлхәм» сүрәсе дип йөртә. Аның утыздан артык исеме бар.

Бу сүрә намазның һәр рәкәгатендә укыла.

Сүрә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.[1]

Тәрҗемә:

  1. «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
  2. Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау,
  3. шәфкатьле, рәхимлегә,
  4. Кыямәт көненең падишаһына!
  5. Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
  6. Безне туры юлдан алып бар,
  7. Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!».

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коръәннең 20 урынында бер хәрәкә, аваз урынына башка бер төрле хәрәкә, аваз куелса, мәгънә үзгәреп китеп, көферлек китереп чыгара. Шул егерме урынның икесе – бу аятьтә очрый торган «иййәкә» һәм «әнгъамтә» сүзләре. Бу сүзләрне «иякә» һәм «әнгъамтү» дип уку бик зур хатага китерә

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.