Кече Чынлы (Татарстан): юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Чынлы (Татарстан) latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Alexbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1+) (робот кушты: fr:Malaya Tsilna, République du Tatarstan
Юл номеры - 98: Юл номеры - 98:
[[Төркем:Татарстан авыллары]]
[[Төркем:Татарстан авыллары]]
[[Төркем:Яхшы мәкаләләр]]
[[Төркем:Яхшы мәкаләләр]]

[[en:Malaya_Tsilna,_Republic_of_Tatarstan]]
[[en:Malaya Tsilna, Republic of Tatarstan]]
[[fr:Malaya Tsilna, République du Tatarstan]]
[[ru:Малая Цильна]]
[[ru:Малая Цильна]]

9 июл 2011, 13:55 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


Кече Чынлы (Keçe Çınlı)
Ил Русия
Район Чүпрәле районы
Беренче телгә алу XVI–XVIII гасырлар
Мәйдан 64.05 км²
Рәсми тел татар теле
Халык саны 1407[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Телефон коды 84375
Почта индексы 422463
Рәсми сайт mal-tsilna.ucoz.ru

Кече Чынлы Татарстан Республикасының Чүпрәле районы составына кергән авыл. Кече Чынлы елгасы буена урнашкан һәм шуңадырмы районның иң зур авылларыннан санала. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 6405 гектар, сөру җирлеге 5423 гектар.

Авылда 582 хуҗалык, 1407 кеше яши.

"Әниләр чишмәсе"("Голдыр кизләве")

Авыл җирлегендә Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан. Ул 1925 елда дүртеллык мәктәп итеп барлыкка килә, ә 1931 елда – тулы булмаган урта мәктәп, аннан соң 1972 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда 350 урынлык Мәдәният йорты, 5 шәхси кибет, 1 дәуләт карамагындагы кибет, фельдшер-акушер пункты, тегшермән, авыл тулысы белән газлаштырылган. Халыкның 30% үзәкләшкән су системасын куллана, узәк урамнарда 1993-95 еллардан бирле асфальт түшәлгән. Район үзәгенә кадәр 30 км.

Тарих

  • I юрама. Кече Чынлы, Тау ягында урнашкан булса да, Болгарга якын гына. Ул Болгар дәүләте заманнарында ук булганга охшый. Кече Чынлы авылы аркылы зур сәүдә юлы уза торган булган. Болгар дәүләте җимерелгәч, төрле тарафларга таралган халыкның бер өлеше дә әнә шул авылга барып төпләнгән. Авыл шул заманда зураеп, ныгып калган. Бу версия фәкать риваятькә генә нигезләнгән.
  • II юрама. Кече Чынлы авылына XIV йөзнең ахыры–XV йөзнең башында, ягъни Казан ханлыгы заманында нигез салынган. Беренче булып килүче кешеләр, елганың сул як ярында калкурак урын табып, шунда төпләнеп калганнар.
  • III юрама. 1648 елда Сембер шәһәре салынганнан соң хәзерге Чүпрәле районы җирләренә Рәсәй империясе хакимияте тарафыннан мишәр-татарлары юнәтелә. Кече Чынлы җирләренә да лашманнар һәм алар белән идарә итүче морзалары килә. Алар килгәндә бу җирләрдә урман гына булган. Аксакаллар әйтүенчә «морзалар Төмән татарларыннан була». Бу морзалар авылны салдыра, аңа исем бирәләр. Кече Чынлы ул вакытларда иң зур авыллардан санала, монда зур базарлар уздырыла. [2]


Кече Чынлы тарихы урыс дәүләте белән бәрелешләргә бай. Авыл халкы Пугачев һәм башка баш күтәрүләрдә катнаша. 1857 елда Урыс Чынлысы игенчеләре һәм Кече Чынлы кешеләре белән каршылык чыга. Кече Чынлы җирләре урысларга кануннардан тыш сатылган була. Әлбәттә, Кече Чынлы халкы бу җирләрне кире кайтармакчы булалар. Ләкин Сембер өлкәсе урыс крестьянлары яклы була һәм татарларга каршы атлы казакларны җибәрә. Татарлар шул өлкә солдатлары (рус. «губернские солдаты») белән сугыша башлый, берничә кеше яралана, үлүчеләр дә була. 1905 елның 2 августында татарлар тарафыннан иген агулау хален тикшеру өчен җибәрелгән Сембер кешеләре хөкем ителә, алардан җиргә хуҗа булу кәгазьләре таләп ителә. Кече Чынлы халкына каршы ике рота җәяүле гаскәр юнәленә. 7 августта Кече Чынлыга махсус равештә Сембер губернаторы да килә. Аның бәхәсне суд аша хәл итүгә өндәүләре уңышсыз була. Халык тавыш күтәрә, җирләрен кире кайтаруны таләп итә. Шулай да җирләр Урыс Чынлысына, соңрак ТАССР барлыкка килгәч, Сембер өлкәсен кереп кала.

География

"Океан" сусаклагычы

Кулланган чыганаклар

Искәрмә

  1. Мәгълүмат мәктәп тарафыннан үткәрелгән халык саны алу буенча бирелә
  2. Бу мәкалә Сембер өлкәсенең архив мәгълүматларына һәм авылның аксакаллары сүзләренә нигезләнгән юрама

Моны да карагыз

Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сылтамалар