Антарктида: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антарктида latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2+) (робот өстәде: my:အန္တာတိက
KamikazeBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: bxr:Антарктика
Юл номеры - 59: Юл номеры - 59:
[[br:Antarktika]]
[[br:Antarktika]]
[[bs:Antarktik]]
[[bs:Antarktik]]
[[bxr:Антарктика]]
[[ca:Antàrtida]]
[[ca:Antàrtida]]
[[chr:ᏧᏁᏍᏓᎸ]]
[[chr:ᏧᏁᏍᏓᎸ]]

19 гый 2013, 09:58 юрамасы

Антарктида (грекча ἀνταρκτικός – "Арктиканың киресе")Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктиданың үзәге якынча Көньяк географик полюсы белән бер ноктада. Антарктида Төньяк океан сулары белән юыла (элек бу океанны Индий, Тын һәм Атлантик океаннар буларак карадылар). Кыйтга мәйданы – 14,4 млн км². Антарктида – үз табигатенең кабатланмас булуы белән бердәнбер һәм гаҗәеп материк. Поляр тикшеренүчеләр аңа җансыз, кешесез, серле, ак бозлык материгы дип исем биргәннәр. Кышын анда поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күренеше була. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күзәтеп була. Антарктида – җирнең иң биек һәм иң салкын материгы. Анда җирдәге төче суның 80%ы тупланган.


Географик урыны

Антарктида – Җирнең иң көньягына урнашкан материк. Ул тулысынча диярлек көньяк поляр түгәрәк читләрендә ята. Антарктиданы һәм аның янындагы утрауларны, шулай ук к. к. нең 50 – 60 на кадәрге океан өлешен берләштерүче көньяк поляр өлкәне Антарктика дип атыйлар.

Ачу һәм тикшерү тарихы

Антарктида 1819нчы елда Ф. Ф. Беллинсгаузен Һәм М. П. Лазарев җитәкчелегендәге "Восток" һәм "Мирный" корабларында Беренче рус антарктик экспедициясе вакытында ачыла. 1911нче елның 14нче декабрендә норвегияле Руаль Амундсен, ә бер айдан соң – 18нче гыйнварда – англияле Роберт Скотт Көньяк полюска аяк басалар.

Табигате

Материк бөтенләе белән диярлек бозлык капламы белән капланган. Аның калынлыгы уртача 2000 м чамасы, ә көнчыгышта 3500 м га кадәр җитә. Материкның бозны да исәпкә алганда уртача биеклеге 2040 м. Антарктида өслегенең өчтән бере чамасы океан өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашкан. Бозлык астында тау тезмәләре һәм массивлары бар. Көнбатыш Антарктида нык тармакланган. Антарктика ярымутравы һәм материкның көнбатыш кырые буйлап таулар төзелеп киткән. Монда материктагы иң биек тау массивы (5140 м) һәм иң тирән иңкүлек (-2555 м) урнашкан. Материкның кырыенда Росс диңгезе утрауларының берсендә хәрәкәт итүче Эребус вулканы бар. Антарктиданың климаты бик кырыс – анда хәтта җәен дә тәүлеклек уртача җылылык – 30 с тан югары күтәрелми, ә кышын – 70 С тан да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (- 89,2 С) Антарктидадагы "Восток" станциясендә төркиләр. Җәен Антарктида Кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда дла күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90% ы кар һәм бозлар тарафыннан кире чагылындыра. Җәй бик кыска була. Яр буенда җылылык 0 С ка кадәр күтәрелә.


Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA Калып:Link GA