Гайшә: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайшә latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Makecat-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: az:Aişə binti Əbu Bəkir
CocuBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.2) (Робот: tr:Aişe bint Ebu Bekir-ны tr:Aişe-ка үзгәртте
Юл номеры - 71: Юл номеры - 71:
[[th:อาอิชะหฺ]]
[[th:อาอิชะหฺ]]
[[tl:Aisha]]
[[tl:Aisha]]
[[tr:Aişe bint Ebu Bekir]]
[[tr:Aişe]]
[[uk:Аїша]]
[[uk:Аїша]]
[[ur:عائشہ بنت ابی بکر]]
[[ur:عائشہ بنت ابی بکر]]

11 фев 2013, 22:17 юрамасы

Гайшә яки Гайшә Бинт Әбү Бәкер(гарәп. عائشة بنت أَبي بكر ‎, ? — 678 ел, һ. 56) - Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарының берсе, өммел мөэминин, Әбү Бәкернең кызы.

Мөхәммәд пәйгамбәргә 620 елда Мәккәдә кияүгә чыга, ләкин ире йортына ике елдан соң гына күчә. Аңа бу вакытта 9 яки 10 яшь була, ләкин төрле чыганакларда Гайшәнең бу вакыттагы яшен төрлечә күрсәтәләр. Ибне Хишам һәм башка кайбер тарихчыларда Гайшәнең иң беренче ислам кабул итүчеләрдән булганлыгы әйтелә, ә бу аңа 15 яшь булганлыгына күрсәтә. Шулай ук кайбер тарихчылар пәйгамбәргә кадәр Гайшәгә Җүбәйр ибне Мутимнең өйләнергә теләгәнлеге һәм Гайшәгә 17 яшь булганлыгы турында мәгълүмат китерәләр. Тарихи чыганакларда шулай ук Гайшәнең апасы Әсма турында мәгълүмат бар. Әсма һ. 73 елда 100 яшендә вафат була, ә бу һиҗрәт вакытында аңа 27 яшь, ә аңардан 10 яшькә кече Гайшәнең 17 яшьтә булганлыгын аңлата.

Һиҗрәттән соң, Гайшә күпләгән сугышларда яралы мөселманнарга ярдәм күрсәткән.

Гайшә гомерендә әһәмиятле вакыйга булып аңа карата монафикълар тарафыннан ягылган яла тора. Бәну Мусталик абиләсенә поход вакытында, Гайшә кәрваннан артта кала, һәм бераздан Сафван, аны юлда очратып, кәрванга кире кайтара. Бу Гайшә өстенә яла ягу һәм аны зинада гаепләү өчен сәбәпкә әйләнә. Әлеге ялган таралгач, Гайшә авырый башлый һәм әтисе Әбу Бәкер өендә бер ай тора. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәргә Гайшәнең гөнаһсызлыгы турында аятьләр[1] иңә.

Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең соңгы көннәрен Гайшә өендә үткәрә һәм аның кулларында килеш вафат була. Гайшә аның үлеменнән соң бүтән кияүгә чыкмый.

һ. 36 елда Гыйракта Басрадан ерак түгел мөселманнар арсында Дөя сугышы исемен алган бәрелеш була. Йәмән яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, Тальхә, Зүбәйр һәм хәлиф Гали төркемнәре арасында бәрелеш башлана.[2] Гали җиңүеннән соң, Гайшәне Мәдинәгә җибәрәләр.

Гайшә яхшы хәтергә ия булган, гомеренең соңгы елларында фикеһнең хатын-кызларга кагылышлы бүлеге буенча фәтвалар биргән. Гайшәгә фикеһкә нигез салучыларның берсе буларак та карыйлар. Гайшә 2200 тирәсе хәдис тапшыра.

Гайшә Мугәвия хәлифәлеге чорында Мәдинәдә вафат була.

Чыганаклар

Искәрмәләр