Фәза: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: « '''Киңлек''' - физик объектлар бер-берсенә карата урнашкан һәм юнәлеш алган, вакыйгалар уры…» |
|
(аермасы юк)
|
20 авг 2013, 19:06 юрамасы
Киңлек - физик объектлар бер-берсенә карата урнашкан һәм юнәлеш алган, вакыйгалар урын алган чиксез өч-үлчәнешле ара.[1] Физик киңлек еш өч линиялы үлчәнеш дип уйланса да, замандаш физиклар аларга вакытны кушып, вакыт-киңлек дип аталган чиксез дүрт-үлчәнешле континуумның бер өлеше буларак фәһемлиләр. Математикада, төрле сандагы үлчәнешле һәм бәйле структуралы "киңлекләр" өйрәнелә. Киңлек төшенчәсе физик галәмне аңлар өчен фундаменталь әһәммияткә ия булган бер төшенчә дип санала. Шулай да, фәлсәфәчеләр әлегә дә киңлекның үзе аерым бер зат, затлар арасындагы мөнәсәбәт, яки концептуаль бер системаның бер өлеше булуы турында бәхәс әлегә дә дәвам итә.
Физика
Классик механика
Киңлек физиканың аз санлы фундаменталь үлчәмнәрнең берсе - ягъни бүгенге көндә тагын да фундаментальрәк берни беленмәгәне өчен, аны башка үлчәмнәр аркылы билгеләп булмый. Башка яктан, аны башка фундаменталь үлчәмнәр белән бәйләргә була. Шулай, вакыт һәм масса кебек башка фундаменталь үлчәмнәре белән, киңлекне дә үлчәү һәм эксперимент аркылы өйрәнергә мөмкинлек бар.
Географик киңлек
- Шулай ук карагыз: [[::en:Spatial analysis]].
География - әйберләрнең ни сәбәпле махсус урыннарда урнашуын аңлау өчен киңлек үзенчәлекләре белән таныш булу нигезендә Җирне билгеләү һәм тасвирлау белән шөгыйлләнгән фән өлкәсе. Яхшырак навигацияне мөмкин кылу өчен, визуализация сәбәпләре һәм урнашуны аңлау өчен киңлекләрнең хариталарны булдыру белән картография шөгыйлләнә.