Мәхмүт Алмаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Алмаев latin yazuında])
Мәхмүт Садретдин улы Алмаев
Туган 28 сентябрь 1874(1874-09-28)
Татар Сайманы авылы, Сызран өязе, Сембер губернасы
Үлгән 27 август 1907(1907-08-27) (32 яшь)
Ырынбур шәһәр
Милләт татар

Мәхмүт Садретдин улы Алмаев - шагыйрь, язучи, журналист, полиграфия белгече.

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, Истанбулда "Darülfünûn-u Osmanî"да (Истанбул универчитет)укый, Алманиядә полиграфия эшенә өйрәнеп кайта. Татар теленнән тыш, гарәп, төрек, рус, француз, алман телләрен яхшы белгән. Ул. 1902 елда берсе беренче татар яшерен гәҗит чыгара башлый (Иттифак). Шул ук елны үзенең беренче хикәяләр җыентыгын чыгарды "Сиксән сигез фикърә" ("Сиксән сигез хикәячек"). Легаль татар газеталары барлыкка килгәннән соң, (1905 елдан) Ырынбургта "Кәримев, Хөсәенев һәм К" ширкәте типографияләрендә техник җитәкче булып эшли. 1906 — 07 елларда Оренбургта сатирик "Чүкеч" журналы мөхәррире.

"Вакыт" либераль газетасы һәм "Урал" марксист газетасы белән хезмәттәшлек иттә. Аның икенче хикәяләренең җыентыгы үлгәннән соң гына чыга:"Талчукчылар китабы" (1908).

Татар шигъриятендә революцион поэзия юнәлешен башлап җибәрүчеләрдән берсе. ("Төрмәдән" шигыре 1907). "Агъладым", "Тиҗарга" ("Сәүдәгәргә"), "Аһларым", "Дума һәм хөкүмәт" һ.б. исемдәге шигырьләре мәгърифәтчелек, азатлык, гыйсъянчылык рухы белән сугарылган.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. К., 1977; Мәхмүт Алмаев [Г.З.Рәмиев] // Мирас. 1998. N 4.