Пешка (шахмат)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пешка (шахмат) latin yazuında])

Пешка (Җәяүле) (Юникод: ♙♟) — шахмат ташы, шахмат материалын үлчәү чарасы.

Шахмат фигуралары
Шаһ
Вәзир
Тура
Фил
Ат
Пешка

Пешка эквивалентында башка фигураларның көчен үлчиләр (мәсәлән, бер җиңел фигура 3 пешкага, тура 5 пешкага тиң дип санала).

XVIII гасырда яшәгән француз шахматчысы Франсуа-Андре Филидор буенча, пешка — "шахмат партиясенең җаны". Пешкалар урнашу структурасы бөтен партиянең стратегик рәсемен билгели. Уен азагында, ягъни эндшпильдә, пешкаларның әһәмияте арта, бигрәк тә алгарак киткән һәм "үтәли йөрмәле" дип аталган пешкалар көчле була ("әверелү" кагыйдәсен кара).

Үзенең көчсезлеге аркасында пешка төшенчәсе метафорик мәгънәдә иерархиядәге түбән хәлне, ярдәмгә мохтаҗлыкны билгели. Мәсәлән, "Минем кулларымда ул бары пешка гына иде".

Пешка белән йөрү тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пешка йөрүе
Узганда отып алу
Пешканы атка әверелү отышлырак, чөнки ул c6 һәм f7 шакмакларына "чәнечке" ясый.

Пешка үз алдындагы вертикаль буенча буш шакмакка йөри ала.

Беренче тапкыр йөргәндә пешка ике шакмакка алга йөри ала.

Пешка көндәш фигурасын алга таба чиктәш диагональ буенча отып ала ала.

Пешка беренче йөрүе белән ике кырга күчкәндә көндәшнең пешкасы һөҗүм иткән кыр аркылы узса, һөҗүм итүче пешка аны әйтерсең лә бер кырга гына күчкән кебек ота ала. Бу кагыйдәне пешканың ике кырга күчүенә җавап биреп кенә кулланып була. Кагыйдә “узганда отып алу” дип атала.

Әверелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең башлангыч позициясенә карата каршы урнашкан горизонтальгә барып җиткән пешка уенчы теләге буенча үз төсендәге вәзиргә, турага, филгә яки атка алмаштырылырга тиеш. Бу — әверелү дип атала.

Тактада шундый ташларның барлыгы һәм саны мөһим түгел. Күпчелек очракларда пешканы вәзиргә алмаштыралар, чөнки ул иң көчле фигура. Әмма кайсыбер очракларда пешканы башка фигурага алмаштыру файдалырак та булырга мөмкин (“көчсез әверелү”). Мәсәлән, түбәндәге хәлләрдә:

  • Мат кую яки "чәнечке" (берьюлы берничә фигурага һөҗүм итү) ясар өчен пешканы кайвакыт атка әверелдерәләр.
  • Пат ясап куймас өчен яки, сирәк очракта, киресенчә — пат ясарга мөмкинлек тудырыр өчен, пешканы турага яисә филгә әверелдерәләр.

Пешка төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пешкаларны үзара урнашуына карап түбәндәге төрләргә бүлеп була:

Изоляцияләнгән пешка — күрше вертикальләрдә үз төсендәге пешкалар булмаган пешка.

Үтәли йөрмәле пешка — үз алдындагы вертикаль кырларда көндәшләре булмаган пешка.

Якланган үтәли йөрмәле пешка — үз төсендәге башка пешкалар белән якланган үтәли йөрмәле пешка.

Ерагайган үтәли йөрмәле пешка — үз төсендәге башка пешкаларга караганда шахмат тактасының каршы ягында урнашкан үтәли йөрмәле пешка.

Бәйләнгән пешкалар — күрше вертикальләрдә урнашкан бер үк төстәге һәм бер-берсен яклый ала торган ике (яисә күбрәк) пешка.

Икеләнгән (өчләнгән) пешкалар — бер үк вертикальдә урнашкан бертөсле ике (өч) пешка.

Артта калган пешка — күрше вертикальләрдә урнашкан үз төсендәге башка пешкалар тарафыннан блокланган, ягъни үз алдындагы кырлар көндәш пешкалар һөҗүме астында булган пешка.

Пешка төрләре

Диаграммада:

Аклар:

Изоляцияләнгән пешка — d3.
Изоляцияләнгән, өчләнгән пешкалар — g2, g3, g4.
Үтәли йөрмәле пешка — g4.

Каралар:

Бәйләнгән пешкалар — b6, c5, d5.
Үтәли йөрмәле пешка — b6.