Пётр Савинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Савинов latin yazuında])
Пётр Савинов
Туган 30 июнь 1919(1919-06-30)
Лаеш өязе, Казан губернасы, РСФСР
Үлгән 4 март 1944(1944-03-04) (24 яшь)
Белогорский район[d], Хмельницки өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә капитан

Петр Савинов (30 июнь, 1919 ел, Югары Казлы авылы - 14 март, 1944 ел, Украин ССР, Хмельницкий өлкәсе, Белогорск районы) - совет офицеры, танкчы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, капитан .

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, ләкин Кутузов ордены (3 март, 1944) һәм Кызыл Байрак ордены (1944 елның 19 феврале) белән алмаштырыла.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пётр Иванович Савинов 1919 елның 30 июнендә Казан губернасы Лаеш өязе Югары Kaзылы авылында (хәзерге Татарстанның Питрәч районы) туган. 7 нче сыйныфка кадәр Янцовары авылындагы урта мәктәптә укый.

1930 елда аларның гаиләсе Балык Бистәсе авылына күченә, һәм 1нче номерлы Балык Бистәсенең урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Уку дәверендә ул үзен сәләтле укучы итеп күрсәтә. Аңа мәктәп җитәкчелеге түбән сыйныфларда укытуны ышанып тапшыра.

Мәктәпне тәмамлагач, 1938 елның августында Казан педагогия институтының әдәбият бүлегенә укырга керә. 1939 елда Кызыл Армиягә чакырылгач, аны очу училищесына җибәрәләр. Монда бәхетсезлек очрагына эләгә (дары шартлый), нәтиҗәдә Петр Савинов күзләренә зыян килә. Аннары аны очу мәктәбеннән пехота училищесына, соңрак Камышин танк техник училищесына күчерәләр. Бу уку йортын 1942 елның июнендә лейтенант дәрәҗәсе белән тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтында. Көнбатыш, Брянск, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша.

Батальонның сугыш хәрәкәтләре вакытында (14.03.1943) П.И. Савинов дошманның уты астында хәрби машиналарга ремонт ясауны ештыра. Сафтан чыккан Т-60 танкы сугыш кырында кала. П.И. Савинов шәхсән үзе, корал кул астында булмаган килеш, танкны төзекләндереп, сугышка керә. Лепешино авылы янында П.И. Савинов тарафыннан тагын бер Т-60 танкы ремонтлана .

1943 елның сентябрендә 69 нчы механикалаштырылган бригаданың 53 нче танк полкының беренче 1 нче танк ротасы 3 нче танк армиясенең механикалаштырылган корпусы Букрин плацдармына күчерелә.

П.И. Савинов 1943 елның 27 сентябрендә Григоровка авылы тирәсендә сугышта үзен кыю, инициативалы, белемле командир итеп таныта.

1943 елның 29 сентябрендәге сугыш вакытында П. И. Савинов көчле ут астында сугыш кирәк-яракларын танкларга китерү белән шәхсән җитәкчелек итә, бер үк вакытта  җимерелгән танкларны эвакуацияли. .

1943 елның 5 ноябреннән 13нче ноябренә кадәр Киев, Фастов шәһәрләрен азат иткәндә, өлкән техник лейтенант П.И. Савинов искиткеч зур батырлык эшли, танк ротасы белән сугышта командалык итә белүен күрсәтә.

Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы, танк ротасы белән оста идарә итә белүе өчен Савинов П. И. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, әмма бүләк 3 дәрәҗә Кутузов орденына алыштырыла .

Житомир шәһәре янында күрсәткән батырлыгы өчен Пётр Савинов кабат Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма бүләк "Кызыл йолдыз" ордены белән алыштырылган. .

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балык Бистәсе мәктәбендә П.И.Савинов музее
Балык Бистәсе мәктәбе фасадында мемориаль такта

2013 елның декабрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмәсендә П.И. Савинов истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе карала. Комиссия әгъзалары П.И. Савинов истәлеген мәңгеләштерү буенча берничә чара үткәрү турында бертавыштан карар кабул итәләр. Сугышка кадәр Петр Иванович укыган Балык Бистәсенең 1-нче номерлы гимназиясендә мемориаль такта әзерләү һәм урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук комиссия утырышында Балык Бистәсенең яңа микрорайонында төзелә торган урамнарның берсенә Савинов Петр Иванович исемен бирү һәм Дан Геройлары аллеясында бюст урнаштыру мәсьәләсе дә карала.

5 сентябрь көнне Балык Бистәсе гимназиясендә Петр Иванович Савинов истәлегенә мемориаль такта ачыла.

2016 елның 20 мартында Балык Бистәсе урта мәктәбендә Петр Иванович Савинов музее ачыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Документация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наградные листы на Орден Кутузова III степени (представлен к ГСС), Орден Красного Знамени (представлен к ГСС), Орден Отечественной войны II степени, Орден Красной Звезды и медаль «За отвагу»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]