Түнтәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түнтәр latin yazuında])
Түнтәр
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Урта Көшкәт авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Урта Көшкәт авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 422243
Карта

ТүнтәрТатарстан Республикасының Балтач районындагы торак пункт, авыл. XIX гасырда ул Идел-Урал төбәгендә мәдрәсәле һәм иң күренекле татар авылларының берсе саналган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түнтәр авылы Казан шәһәреннән 125 чакрым, Малмыждан 30 чакрым ераклыктагы татар авылы. Авылга 1650-1680 елларда Яңгул авылыннан килгән 6 бертуган: Үтәй, Күркә, Уразмәт (Үкәч), Кушай, Кушандай, Яңгырчы нигез салган. 1670 елгы РДБАА мәгълүматлары буенча иң беренче булып Яңгул авылында яшәгән Янбулат (Янгуват) улы Янголның Үтәй һәм Күркә исемле (кушаматлы) уллары бирегә килеп утырган дип фаразлана. РДБАА язмалары буенча Яңгулда Янгол баба яннында Дусмамәт исемле җиденче улы калган. Күченгән гаиләләр авыр салымнардан качып, әти-әниләр яныннан калын урман эчендә, чишмә янына туктап урнашканнар дип уйланыла. РДБААның 1710-1711 елгы документында "Түнтәр авылында 10 хуҗалык теркәлеп, аларның дүртесе буш тора", дип язылган. Алга таба әлеге качакларны да эзләп тапканнар һәм хуҗалыкларына кире кайтарганнар. Түнтәр авылы урнашкан урын Көшкәт һәм Көтәш исемле удмурт авылларын узып, инеш буйлап Яңгулдан 12 чакрым көнбатышта булган. Бу күчеш чорында алда әйтелгән удмурт авыллары урнашкан булган.

Революциядән соңгы хәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елда авылда Совет власте урнашкан. 30 дан артык эшмәкәр һәм мулла сайлау хокукыннан (авыл җыеннарындагы) мәхрүм ителгән. 1919 елда Ишмөхәммәт хәзрәт Динмөхәммәтов судсыз-нисез атып үтерелә. 1920 елда аталы-уллы Түнтәр сәүдәгәрләре Хәкимовлар (Уфада һәм Бөгелмәдә), Корбангалиевлар (халык телендә Исхак бай, Түнтәрдә) гаиләләре белән юкка чыга. НЭП чорында авылда һөнәрчелек һәм вак сәүдәгәрләр эшчәнлеге чәчәк ата. 1924 елдаавылдан читтәге җир кишәрлекләрен алырга дигән указ булгач, Субаш авылының теге ягында булган 600 гектарлы чәчүлек җиренә яшь гаиләләр күченеп 1925-1928 елларда 28 хуҗалыктан торган Чулпан авылы төзелә. Мари Иле ягында элек авыл карамагына бирелгән урман учатогын саклап калу өчен янә авылдан 28 яшь гаилә күченеп Кече Түнтәр (Түнтәр Пүчинкәсе) авылын төзи. Хрущевның эреләндерү политасы чорында (1960-1965) Чулпан авылы юкка чыккан.

Репрессия корбаннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елда Балтач төбәгендә беренче булып, Түнтәрдә Икенче баскыч (5-9сыйныф) мәктәп ачыла. Аңа укучылар итеп бөтен Балтач төбәгеннән җыела. 1929 елда Балтач төбәгендә беренчеләрдән булып “Үрнәк” авыл хуҗалыгы артеле (колзоз) оеша. 1930-1932 елларда “кулак”, 1936-38 елларда “халык дошманы” мөһере белән һәм 1953 елга кадәр Сталин репрессиясенә 130дән артык гаилә исәпкә кегән. Шулардан 35тән артык гаилә, балалары белән барлыгы 150 тирәсе җан, тулаем авылдан сөрелгән.

1936 елда план буенча Себергә үз теләге белән вербовкага Түнтәрдән янә 13 гаилә (кимендә 2 бала булуы шарт) чыгып китә. 1940 елда фин җиренә янә 3 галә китә.

1933 елда клхозга кергән хуҗалыклар саны 222 гә (авылда барлыгы 230) җитә. Сугышка кадәрге елларда колхоз бер хезмәт көненә уртача 8-10 кг ашлыкбелән түли. Моңа өстәп бал, яшелчә, киндер маем, печән-салам өләшә. Хәтта колхоз хисабына 2 балалар бакчасы эшли. Сугыш елларында һәм сугыш арты елларында (1960 елга кадәр) бер хазмәткөненә түләү 100-500 грамм ашлыктан артмый. Акчалата түләү булмый.

Сугыш чоры нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышында Түнтәрдән 300дә артык ир-егет катнаша. Шулардан 162дән артыгы корбан була. Аларның 80е өйләнмәгән егетләр. Сугыштан исән чыккан 150дән артык фронтовикның 60тан артыгы авылга кайтмый. Әсирлектә булган 26 ветеран исән кайта. Шуларның берсе (Мостафин Нургали) “Идел-Урал” легионына язылган дип гаепләнеп, 15 елга хөкем ителә. Гаиләсе авылдан сөрелә. Сталин үлгәч, 7 елдан кайта. Сугыш елларында басулар тулаем эшкәртелеп бетә алмый. 60 гектар мәйданда басу читендә әрәмәлек үсеп чыга һәм соңрак урман була. Авылда 80 тол хатын, 250гә якын сугыш ятимнәре кала. Сугыш чоры балалары барлыгы 500дән артык. Сугыш елларнды авыл халкы Мәскәүдә һәм Эстониядән эвакуация белән килгән 105 кешене сыендырган. 1941-1952 елларда авылда 195 кеше үлгән. Шуларның 61е 14 яшькәчә булган балалар. 1946-1947 елларда “1941-45 еллардагы фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгәннәр саны – 250. Ельцин указы белән 1932 елга кадәр туганнарны да кертеп, “Тыл ветераннары”ның гомуми саны - 350 кеше. 1946-1970 елларда авылдан чыгып киткән, балалары авылга кайтмыйча беткән хуҗалыклар саны – 106. 2021 елга: исән сугыш ветераннары – калмады, тыл ветераннары – 6, сугыш чоры балалары – 30, шуларның 15 тирәсе – сугыш ятимнәре.

1959 елда Түнтәр колхозы Көтәш, Урта Көшкәт, Сала Көшкән авылларындагы колхоз белән берләшеп “Дружба” колхозы хасил итә. 1965 елларда авыл “аякка баса” бвшлый. Мәдәният йорты төзелә, 1982 елда 392 урынлы урта мәктәп бинасы сафка бирелә. 2015 елда мәдәният йорты, ФАП, административ биналар яңартылды. “Дуслык” күмәк хуҗалыгы уңышлы эшли.

Түнтәр авылының шәҗәрәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уразмәт (Үкәч) нәселенең ХХ гасыр башына кадәрге шәҗәрәсе Петербургта Риза Фәхретдин мирасында саклана. Малмыжда Мөхәммәткамал Мозаффаров язмаларында һәм Казанда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларында Түнтәр авылына нигез салучы Янгол бабаның әлеге 6 улы икәнлеге кабатлана. РГАДАның 1747-1764 елгы, Кировта 1795, 1811, 1834, 1858 елгы «Ревизская сказка»ларда Риза Фәхретдин мирасында теркәлгән шәҗәрә тулаем раслана, дәвам ителә. Бүгенге көндә авыл халкының 12-14 буынлык шәҗәрәсе бар.

Китап А4 форматында 826 битле

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Питрәч төбәегенең Екатериновка авылыннан чукындыру сәясәтеннән качып, Габдеразак хәзрәт гаиләсе белән Түнтәргә килеп урнаша һәм башлангыч дини белем бирүче Түнтәр мәдрәсәсенә нигез сала. Җәмәгате белән алар 40 ел дәвамында (1730-1770) авыл халкына белем-тәрбия бирә. Өч Түнтәр егетен: Госман, Габделхәмид, Сәгыйтьләрне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Анда белем алып кайткач, Госман хәзрәт остазын алмаштыра (1770-1785). Габделхәмид Мәчкәрәгә урнаша һәм анда мәдрәсә ача. Сәгыйть хәзрәт Ырынбур Каргалысы мәчетенә урнаша. Соңрак Габделхәмид һәм Сәгыйть авылга өченче һәм дүртенче имам булып кайталар. Габдеразак хәзрәтнең кабере Түнтәрнең иске зиратында. Бишенче имам — Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Түнтәрдә, Саснада, Мәчкәрәдә башлангыч белем алгач, югары белем алырга Бохарага китә. Анда 10 ел белем ала,Тибетта, Әфганстанда, Һиндстанда 5 ел стажировка үтә. 1829 елда авылга кайтып, туган авылында урта белем бирүче мәдрәсә ача. 1834 елда яңа мәчет төзетә.

Авыл халкының һөнәрчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга иң беренче булып нигез салучылар Тарлау дигән урында (авыл читендә) урман төпләп чәчүлек җире ясаганнар, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. XIX гасырла авылда һөнәрчелек: өс һәм аяк киемнәре тегү, агач һәм тимер осталары, сәүдәгәрләр үсеп чыга. Су, җил тегермәннәре барлыкка килә. Авыл тирәсендәге урманнар киселеп бетә. Хәтта авылдан читтә урман төпләп, авыл халкы чәчүлек җирен арттырган.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда хуҗалык һәм халык саны түбәндәгечә (кайбер еллардагы мәгълүматлар якынча):

Еллар 1710 1747 1795 1811 1858 1897 1917 1926 1940 1945 1970 2000 2020
Хуҗалыклар саны 10 31 81 85 101 227 280 260 230 197 166 165 164
Халык саны 45 236 550 620 1150 1422 1900 1441 1320 1010 607 551 536

1917 елның февраль аенда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматлары буенча авылда 100 хуҗалыкка 88 җигүле ат туры килә. Берничә хуҗалыкта – 3, ике аты булган хуҗвлыклар – 14 %, бер аты булганнар – 50 %, атсыз хуҗалыклар – 35 % тәшкил итә. Савым сыеры булган хуҗалыклар – 80 %, сыерсызларның яртысында кәҗә бар. Сарыклар күп, авылда 100гә якын умарта бар, 100 хуҗалыкка 10 сука, 1 атлы ургыч, 20 суыру машинасы бар, сугу машинасы юк.

Танылган шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Авыл сайты
  • Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008
  • Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021
  • РДБААның 1678, 1710,1747,1762 ел материаллары
  • Киров өлкәсе архивы материаллары: 1795, 1811, 1858,1917 ел материаллары
  • ТР Милли архивы материаллары: 1897, 1926, 1920, 1930-1932 еллар