Хикмәтулла Кадыйргалиев
Хикмәтулла Кадыйргалиев | |
---|---|
Туган | 6 ноябрь 1925 Коншак районы, СССР |
Үлгән | 12 июль 1985 (59 яшь) Чиләбе, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Чиләбе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1944) |
Хәрби дәрәҗә | өлкән сержант[d] |
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1942–43 елларда Чиләбе ремонтлау заводында кыручы (токарь) булып эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армия сафларында. 1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче танк бригадасының моторлаштырылган батальоны автоматчылары отделениесе командиры (2 нче танк армиясенең 16-нчы танк корпусы). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украина, Польшане азат итү сугышларында, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. 1944 елның 6 мартында Буки авылы (Черкас өлкәсе Маньков р-ны) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Горный Тикич елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга; дошман траншеясына бәреп кереп, уксибәр расчётын һәм күзәтү-эзәрлекләү барышында дошманның полк байрагы сакланган автомашинасын юк итә. Чиләбе шәһәрендә яши, вагоннар төзекләндерү депосында слисер булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм мидәлләр белән бүләкләнә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 6 ноябрь көнне туганнар
- 1925 елда туганнар
- Коншак районында туганнар
- 12 июль көнне вафатлар
- 1985 елда вафатлар
- Чиләбедә вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Pages to import images to Wikidata
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чиләбе өлкәсе Советлар Берлеге Каһарманнары