Шри Свами Адвайтананд Җи Маһараҗ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Свами Адвайтананд Җи Маһараҗ latin yazuında])
Шри Парамһанс Свами Адвайтананд Җи Маһараҗ

Шри Парамһанс Свами Адвайтананд Җи Маһараҗ, шулай ук Шри Парамһанс Давал Маһараҗ Җи буларак мәгълүм (туганда исеме Шри Рам Яад), Шри Тулси Дас Җи Патһак угылы буларак мәгълүм, Һиндстанда Биһарда Чһапрада туган булган. ШриПарамһанс Даял Маһараҗ шулай ук Шри Парамһанс Адвайт Матның “Беренче Рухи Остазы” буларак мәгълүм. Ул 1900-ынчы елларда "Икенче остаз"ны Шри Свами Сварупананд Җи Маһараҗны инициацияләгән.[1] Ул Рамнавами көнендә туган булган һәм шуңа күрә "Рам Яад " исемен алган. Аның әтисе мәшһүр Пандит Тулси Патһак булган. Аның әнисе ул туганнан соң берничә көннән соң үлгән һәм аны әтисенең өйрәнчеге Лала Нарһари Прасад тәрбияләгән. Шри Нарһари Прасад аның белем алуын оештырган. Шри Рамяаад яхшы Санскрит, Һинди һәм Гарәп теле белеменә ия булган. Биш яшендә аның әтисе Шри Тулсирам җи үлгән.[2] Шри Рамяаад аның йортында була торган сатсангларга килгән, алар аның акылына зур йогынты ясаган. Парамһанс Свами җи аңа дикшаны биргән һәм аңа Браһма Видья турында өйрәткән. 11 яшендә булганда Нарһари Прасад үлгән һәм берничә елдан соң Нарһари Прасадның хатыны шулай ук үлгән. Ул ике гаиләнең дә законлы варисы булган, әмма 16 яшендә ул өеннән киткән һәм медитация өчен Биһар урманнарына барган. Ул 1883 елда Җайпурда булган, анда ул 90 яшьлек Свами Анандоури җины өйрәткән, ул аңа Пранаяма һәм Йоганың Крийясын өйрәткән. Ул документларда Урду телендә: "Accept Paramhans Ram Yaad" дип яза торган булган. Ул аны үз урынына рухи варис дип атаган, әмма Шри Парамһанс Давал Җи урыннан шулай ук баш тарткан. Аның карашы буенча факир даны дәрәҗәдән төшү булган.[3] Шри Парамаһанс Дьял Җи бер урыннан бер урынга сәяхт иткән һәм Саһай Йога, Бхакти һәм кешелеккә хезмәт юлламасын берәүгә һәм барысына да алып барган. Шри Парамһанс Даял Җи Җайпурда озак вакыт торган һәм андагы кешеләргә рухи дәгъва эшен алып барган. Аның тарафдарлары саны бик зур булган. Сәяхәт итүче монах булып улып ул анда яши торган кешеләргә “Саһаийога” һәм “Бхакти” өйрәтү өчен Биһарга, Уттар Прадешка, Одишага, Мадһья Прадешка, Раджастханга һ.б. сәяхәт иткән.
Шри Парамаһанс Дьял Җи тарафыннан нигезләнгән ашрамнар (гыйбадәтханәләр) “Кришна Дваралар” дип аталган булган. Һиндстанда Адвайт-Сваруп Ашрам, Парамһанс Сатьяртһи Дһам, Шри Анандоур Сатсанг Ашрам һәм Браһма Видьялай һәм Ашрам аңа карый. Шри Парамаһанс Дьял Нирванага 1919 елның июлендә урынга варис булып Свами Сварупананд җи утыргач ирешкән. Ул Карачида яшәүче Сетһ Амирчандка ул шул урында Самадһи алыр өчен тәнен корбан итәчәк дип игълан иткән. Парамһанс Дьял җиның Самадһи Гыйбадәтханәсе хәзер Пакистанда. Гыйбадәтханә берәү дә карап тормагач җимерелгән булган. Пакистанның Олы Мәхкәмәсе провинциаль хөкүмәткә җимерелгән Һинду Гыйбадәтханәсен 2015 елның 4 апрелендә янә төзекләндерергә кушкан. Шри Парамһанс Дьял Җиның Самади Гыйбадәтханәсе Шри Анандоур Трасты тарафыннан янә төзекләндергән. Гыйбадәтханә хәзер Пакистанда Хайбер Пахтунхва провинциясендә Карак районында, Тери тарихи авылында урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sri Swami Sar Shabdanand Ji, Shri Swarup Darshan (1998), pp. 17–59. New Delhi: Sar Shabd Mission.
  2. Shri Paramhansa Advait Mat: A life sketch of the Illustrious Master of the Mat (1975), Shri Anandpur Trust
  3. Shri Shri 1008 Shri Swami Adwaitanandji Maharaj Paramhans. әлеге чыганактан 2018-05-12 архивланды. 2020-07-01 тикшерелгән.