«Юлдаш» татар-башкорт ассоциациясе (Швейцария)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Юлдаш» татар-башкорт ассоциациясе (Швейцария) latin yazuında])

 

«Юлдаш» татар-башкорт ассоциациясе
Нигезләнү датасы 2015
Дәүләт  Швейцария
Административ-территориаль берәмлек Женева

«Юлдаш» татар-башкорт ассоциациясеШвейцариянең Женева шәһәрендә милли мәдәниятне һәм йолаларны саклау максатында 2015 елда оештырылган мәдәни оешма. Максаты: берләшмә Швейцария татарларын һәм башкортларын берләштерү, мәдәни чаралар үткәрү, берләшмә әгъзаларын һәм башка башкорт-татар кешеләрен мәдәни чаралар һәм башлангычлар турында белдерү өчен булдырылган. Оешманың җитәкчесе — Щеглова Регина Николаевна.

Берләшмә вәкилләре милли йолаларны саклый һәм хөрмәт итә. Оешма даими җыела, чәй, татар-башкорт ризыклары буенча осталык дәресләре оештыра. Сабантуй бәйрәмен үткәрәләр, чарага 400-гә якын кунак җыела. Женева администрасиясе башлангычны хуплый, бәйрәм үткәрү өчен сәхнә белән ачык мәйданчык урыны тәкъдим итә.[1][2]

Рөстәм Минниханов Швейцария татарлары белән очрашты. 2018 ел

«Ел саен Европа һәм дөнья кимәлендәге катнашучыларны, урта һәм кече бизнес вәкилләрен, потенциаль инвесторларны һәм туристларны җәлеп итәбез. Күләмле халыкара проектлар өчен бөтендөнья буенча актив башкортларны BashkirGlobe оешмасына берләштерү өчен эшлибез. Киләсе елларда BashkirGlobe Беренче Европа башкортлары Җыенын оештыру планлаштырыла. Дөньяның төрле илләрендә яшәгән ватандашларыбыз катнашырга чыкырабыз» — дип белдерде Сибай шәһәрендә туып үскән, хәзер Женевада яшәүче Айсылу Янтурина-Дарлес.[3]

Хәзерге вакытта Женевада 150 татар яши, алар барсы да яңа эмиграция вәкилләре.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]