Айдар Нуриев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Нуриев latin yazuında])
Айдар Нуриев
Туган 6 декабрь 1994(1994-12-06) (29 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре узышчы, автоузышчы

 Айдар Нуриев Викиҗыентыкта

Айдар Марат улы Нуриев (1994 елның 6 декабре, Казан, Россия) — Россия автоузышчысы, халыкара класслы спорт мастеры[1], Super1600 классында ралли-кросс буенча Европа чемпионаты пилоты, үзенең дебют елында турнирның вице-чемпионы була (2018)[2] һәм икенче елда чемпион исеменә лаек була (2019). «Милли» классында боҗра узышлары буенча Россия Кубогы иясе. Ралли-кросс буенча Россия вице-чемпионы («Милли» классы, 2016) һәм кышкы трек узышлары (N-1600 классы, 2017). Боҗрада узышу буенча ике тапкыр Татарстан чемпионы (2013 һәм 2017), кышкы трек узышлары буенча 2018 елгы Татарстан чемпионы һәм кышкы трек узышлары буенча өч тапкыр Татарстан Кубогы иясе (2014—2016). Canyon Cup (2016) Татарстан боҗра турнирының беренче җиңүчесе[3].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Нуриев 1994 елның 6 декабрендә Казанда туа. Ун яшьтә (2005 елда) картинг белән шөгыльләнә башлый, ә 12 яшендә автоспортның бу төре буенча ярышларда катнаша. Беренче елны ук җиңү яулый ала[4]. 17 яшьтә Айдарның махсус әзерләнгән җиңел автомобиль руле артында дебюты була, шуннан бирле пилот күбесенчә кузов узышларының төрле төрләрендә чыгыш ясый. Беренче старт 2012 елның маенда, ралли-кросс буенча Казанда узган Россия Кубогының беренче этабында була. Узышлар нәтиҗәләре буенча «Лада» классында Нуриев җиденче урынны ала. Әмма 2012 елда төп турнир «Милли» зачётында боҗра узышлары буенча Russian Racing Championship кысаларында Россия Кубогы була. Нуриев старт этабын калдыра, ә аннары турнир нәтиҗәләре буенча призёрлар арасына эләгү өчен көрәшкә керешә ала. Ул ундүрт ярышта җиде тапкыр подиумга күтәрелгән һәм 21 урын арасында гомуми 4 нче урында урнаша.

Айдар Нуриев (үзәктә) ралли-кросс буенча 2018 елгы Европа чемпионатының Алман этабын ота

2013 елның кышында Айдар беренче тапкыр кышкы трек узышлары ярышларында катнаша, алга таба бу автоспорт төре аның өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе була. 2013—2015 елларда Нуриев трек буенча өч турнирда — Россия Кубогында, Татарстан чемпионатында һәм кубогында катнаша. Нуриев 2013 елда Татарстанның боҗра узышлары буенча беренче ачык чемпионатында җиңүче була[5], анда сигез ярышның дүртесен ота һәм җиде тапкыр подиумга күтәрелә[6].

2014 елда узышчы кышкы трек ярышларында да югары нәтиҗәләргә ирешә. Россия Кубогында бишенче, Татарстан чемпионатында дүртенче була һәм Татарстан Кубогын ота[7]. Шул ук елны беренче тапкыр Россия ралли-кроссында турнир призёры була.

2018 елның кышында Айдар беренче тапкыр трек узышлары буенча Татарстан чемпионатында[6] һәм «Салават Кубогы» кышкы трек узышлары буенча дәрәҗәле хәйрия ярышларында җиңү яулый[8]. Ә сезонның төп вакыйгасы аның өчен ралли-кросс буенча Европа чемпионатында дебют була. Турнирның беренче ике узышында Айдар яхшы тизлек күрсәтә, әмма старт этабы финалында ул машинага зыян итә[9]. Тәҗрибә туплап һәм үзе өчен яңа сериядә үзләшеп, киләсе дүрт ярышта ике җиңү яулый һәм ике тапкыр икенче булып килә, бу аңа җиңүчедән нибары 4 очкога калышып, вице-чемпион исемен алырга мөмкинлек бирә[10].

Айдар Нуриев Татарстан башкаласы үзәгендә Казан Кремле янында узган Kazan City Racing 2014 зур автомотошоуда катнаша[11].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Присвоение спортивных званий. Российская автомобильная федерация. әлеге чыганактан 2019-10-08 архивланды. 2022-04-15 тикшерелгән.
  2. Еремин, Юрий (2018-10-16). Мировой ралли-кросс в Германии: Айдар Нуриев — вице-чемпион Европы!. Авторевю.
  3. Результаты турниров Canyon Cup и Winter Canyon Cup на сайте автодрома Казань-ринг. Казань Ринг (Каньон).
  4. Явдолюк, Николай (2018-10-26). «Удивительно, но на чемпионате мира и Европы Россию представляют четыре казанца!». Бизнес Online.
  5. Завершился Чемпионат Татарстана по АКГ. Российская автомобильная федерация (2013). әлеге чыганактан 2019-04-04 архивланды. 2022-04-15 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Михаил Афанасьев (2019-03-15). Айдар Нуриев, мастер автогоночных дебютов. autotest.pro. әлеге чыганактан 2019-11-17 архивланды. 2022-04-15 тикшерелгән.
  7. Владимиров Александр (2014-03-07). Айдар НУРИЕВ: «Целеустремленность – главный ключ к победе». РТ - общественно-политическая газета.
  8. Казанский гонщик Айдар Нуриев выиграл Кубок Салавата – 2018. Бизнес Online (2018-02-19).
  9. Виталий Блинушов (2018-04-18). Битва трех чемпионов: как стартовало мировое первенство по ралли-кроссу. Авторевю.
  10. Айдар Нуриев - вице чемпион Европы по ралли-кроссу 2018. Российская автомобильная федерация (2018). әлеге чыганактан 2019-10-13 архивланды. 2022-04-15 тикшерелгән.
  11. Михаил Афанасьев (2014-06-18). Kazan City Racing 2014: общие впечатления. autotest.pro.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]