Ак Барс — Динамо (туплы хоккей клубы, Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак Барс — Динамо (туплы хоккей клубы, Казан) latin yazuında])
Ак Барс — Динамо
Ил: Россия байрагыРусия
Шәһәр: Казан шәһәре байрагыКазан
Элеккеге исемнәр: «Динамо» (1927—1950), «Динамо-Казань» (2008—2020)[1]
Өй аренасы: Ракета (на 7500)
Төсләр: зәңгәрле-аклы
Хоккей лигасы: Суперлига
Баш тренер: Александр Епифанов
Президент: Носов Валерий Юрьевич
Рәсми сайт: http://akbars-dynamo.ru/

«Ак Барс — Динамо» — суперлигада чыгыш ясаучы профессиональ туплы хоккей клубы. Төп базасы Казан шәһәрендә урнашкан. 1927 елда «Динамо» исеме астында нигез салына.

Дөнья Кубогы иясе (2010), Россиянең чемпионы (2011), Россия Кубогы иясе (2009, 2013).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1927 елда «Динамо» шәһәр советы каршында оештырыла. Беренче матчны 1937 елда үткәрәләр.

1950 ел ахырында таркала. Аның урынына 1958 елда Казан оптика-механика заводында «Ракета» завод командасы төзелә. 1958 елдан башлап Казан данын Бөтенсоюз ярышларында яклыйлар.

2008 елның июлендә команда «Динамо-Казан» дип үзгәртелә. 2008/09 сезонда команда Россия чемпионатының бакыр медальләрен яулый. Бу сезонда клубның иң яхшы бомбардиры дип 47 туп керткән швед Патрик Нильссон таныла.

2009/10 сезонында «Динамо-Казан» Швеция Эдсбюн шәһәрендә узган чемпионнар Кубогына ия була. 2009 елның ноябрендә команда тарихта беренче тапкыр Россия Кубогын яулый.

2010 елның 18 маенда баш тренер итеп Владимир Янко билгеләнә (контракт 2+1).

2011 елның 17 гыйнварында үз тарихында беренче тапкыр «Динамо-Казан» клубы Халыкара туплы хоккей федерациясе версиясе буенча дөньяның иң көчле клублары рейтингын җитәкли.

2011 елның 29 мартында финал сериясенең өченче матчында «Ракета» стадионында «Динамо-Казан» «Динамо-Мәскәү» командасын 4:2 исәбе белән (беренче матч 25 мартта Мәскәүдә — 7:11, икенче матч 28 мартта Казанда — 8:4) җиңә һәм Россия беренчелекләрендә үзенең беренче чемпион титулын яулый[2].

2015 елның 20 июлендә Россия җыелма командасының элеккеге баш тренеры Сергей Фирсов Казан «Динамо»сының баш тренеры вазифасына Дмитрий Щетинин урынына билгеләнә[3][4].

2018 елның 28 сентябрендә «Динамо-Казан» хоккей клубының баш тренеры Сергей Фирсов белән якларның ике яклы ризалыгы буенча контрактның гамәлдә булу срогы вакытыннан алда туктатыла[5]. 2018 елның 1 октябрендә «Динамо-Казан» командасы уенчыларына яңа баш тренер тәкъдим ителә — Атказанган спорт мастеры, Россия җыелма командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хандаев билгеләнә[6].

2020 елның сентябрендә «Ак Барс-Динамо» туплы хоккей клубы баш тренеры итеп Александр Епифанов билгеләнә[7].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия чемпионатының җиңүчесе (1) — 2011
  • Россия чемпионатының көмеш призёры (1) — 2012
  • Россия чемпионатының бакыр призёры (3) — 2009, 2013, 2014
  • Россия Кубогы Иясе (2) — 2009, 2013
  • Россия Кубогы Финалисты (2) — 2002, 2011
  • Россия Суперкубогы Финалисты (1) — 2013

Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дөнья Кубогы Иясе (1) — 2010
  • Дөнья Кубогы Финалисты (1) — 2013
  • Эдсбюн Чемпион кубогы Иясе (1) — 2009

Стадион[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Динамо-Казан» үз өй уеннарын «Ракета» стадионында (7500 тамашачы) үткәрә , 2010/11 сезонында матчлар шулай ук «Хезмәт резервлары» стадионында (5000 тамашачы) да уздырыла.

«Ракета» стадионы — Казанның иң борынгы спорт корылмаларының берсе, 1999 елда масштаблы реконструкция кичерә, аның барышында арена ясалма бозлы басуга ия була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. В Казани — новое название и два чемпиона Универсиады-2019
  2. "Динамо-Казань" - чемпион России по хоккею с мячом
  3. Сергей Фирсов возглавил казанское «Динамо», Archived from the original on 2016-11-27, retrieved 2021-01-08 
  4. «Динамо-Казань» возглавил Фирсов
  5. По необоюдному согласию: Сергея Фирсова уволили с поста главного тренера «Динамо-Казань»
  6. Экс-тренер сборной России по бенди Ильяс Хандаев возглавил казанское "Динамо"
  7. Новый наставник

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]