Александр Аринин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Аринин latin yazuında])
Александр Аринин
Туган 29 ноябрь 1955(1955-11-29) (68 яшь)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты[d] һәм Российский государственный университет туризма и сервиса[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d] һәм сәясәт фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

 Александр Аринин Викиҗыентыкта

Александр Николаевич Аринин (1955 елның 9 ноябре, Украин ССР, ССРБ) — Совет һәм Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, тарихчы һәм сәясәтче. Тарих фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы, доцент. Педагогика һәм социаль фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты. I[1] һәм II[2] чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын һәм Ленинград дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый.

1979—1983 елларда Ленинград дәүләт университетының стажер-тикшеренүчесе, аспиранты;

1983 елда «Тугызынчы бишьеллык елларында Башкортстанның сәнәгать эшчеләре, 1971—1975 еллар» темасы буенча тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 07.00.02 — ССРБ тарихы)[3].

1983—1989 елларда — Башкорт дәүләт университетының ССРБ тарихы кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, доценты, мөдире.

1991—1993 елларда — Көнкүреш һәм хезмәт күрсәтү дәүләт академиясенең Уфа технология сервис институтының Ватан тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.

1999 елда «Россия федерализмы: торышы, проблемалары һәм үсеш перспективалары» темасына сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 22.000.05 — сәяси социология)[4].

50 дән артык фәнни эш, шул исәптән XX гасырда Россиянең дәүләтчелеген үстерү проблемалары, геосәяси, этносәяси, икътисадый, социаль һәм фәлсәфи проблемалары буенча 4 монография авторы.

Өйләнгән, улы бар.

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989—1991 елларда — Башкорт АССР СБКФның республика комитетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит ил элемтәләре секторы мөдире.

90 нчы еллар башында Александр Аринин «Русь» республика иҗтимагый берләшмәсен оештыручы һәм лидеры була. Президент Мортаза Рәхимов уткәргән дәүләт хакимият структураларының һәм республиканың халык хуҗалыгы белән идарә итү органнарының «башкиризация» сәясәтенә каршы чыгыш ясый.

1993—1995 елларда Уфа шәһәреннән бер мандатлы округ буенча Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана; беренче чакырылыш Дәүләт Думасында ПРЕС фракциясе әгъзасы, Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте комитеты әгъзасы; икенче чакырылыш Дәүләт Думасында «Безнең йорт — Россия» фракциясе әгъзасы була.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аринин А. Н., Михеев В. М. Прошлое. Настоящее. Будущее: (Историко-философская мысль России XIX-XX вв.) / Рос. акад. гос. службы при Президенте Рос. Федерации. — М.: ТОО "Интелтех", 1995. — 208 с. (Мыслители России) ISBN 5-86371-052-7
  • Аринин А. Н., Михеев В. М. Самобытные идеи Н. Я. Данилевского / Рос. акад. гос. службы при Президенте Рос. Федерации, О-во "Знание" России. — М.: Изд-во ТОО "ИнтелТех", 1996. — 479 с. ISBN 5-86371-055-1
  • Аринин А. Н., Марченко Г. В. Уроки и проблемы становления российского федерализма. — М.: Интелтех, 1999. — 233 с. ISBN 5-86371-068-4
  • Аринин А. Н. Российский федерализм: истоки, проблемы и перспективы развития. — М., 1999. — 335 с. ISBN 5-244-00846-3
  • Аринин А. Н. К новой стратегии развития России. Федерализм и гражданское общество: Идейно-теоретические, политические и правовые аспекты / Ин-т федерализма и гражд. о-ва. — М.: Соверо-Принт, 2000. — 283 с. ISBN 5-900939-24-3
  • Аринин А. Н. Новый курс развития Республики Башкортостан: Человек. Общество. Власть. — М.: РОССПЭН, 2003. — 95 с. с. ISBN 5-8243-0465-3: 5000
  • Аринин А. Н., Коваль Б. И., Коваль Т. Б. Личность и общество: Духовно-нравственный потенциал / Науч. совет по исслед. соврем. цивилизац. процессов (РАН). Ин-т федерализма и гражд. о-ва. — М.: Соверо-Принт, 2003. — 367 с. ISBN 5-900939-37-5

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Состав Государственной Думы первого созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
  2. Состав Государственной Думы второго созыва. Государственная Дума. 2020-05-17 тикшерелгән.
  3. Аринин, Александр Николаевич. Промышленные рабочие Башкирии в годы девятой пятилетки, 1971-1975 гг.: диссертация ... кандидата исторических наук : 07.00.02. — Ленинград, 1983. — 282 с.
  4. Аринин, Александр Николаевич. Российский федерализм: состояние, проблемы и перспективы развития: автореферат дис. ... доктора политических наук : 22.00.05. — Москва, 1999. — 43 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]