Александр Красных

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Красных latin yazuında])
Александр Красных
Туган 19 июнь 1995(1995-06-19) (28 яшь)
Бөгелмә, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы Toronto Titans[d]

 Александр Красных Викиҗыентыкта

Александр Красных (рус. Александр Владимирович Красных, 1995 елның 19 июне, Бөгелмә, Татарстан, Россия) — Россия йөзүчесе, Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы (2017), Европа чемпионы (2017), дөнья чемпионатының көмеш һәм бакыр призчысы (2017).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

7 яшендә Александр бокс белән шөгыльләнә башлый[1]. Күпмедер вакыттан ул шулай ук бассейнга йөри башлый. Беренче тренеры — Лилия Анатольевна Смирнова. 4 нче сыйныфка Красных үзен йөзүгә багышларга теләве турында карар кабул итә[2].

2013 елгы яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында Красных 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә, финалда британияле Джеймс Гайдан гына калышып, көмеш медаль яулый.

2014 елның августында Красных Россия җыелма командасы составында ирекле стиль белән 4×200 метр эстафетада Европа чемпионатының көмеш призёры була. 2014 елның декабрендә Александр кыска суда йөзү буенча 4×200 эстафетасында бакыр призёр була, ләкин ул беренчел йөзүдә генә йөзә. 2015 елның маенда Красных ирекле стиль белән 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә ике тапкыр Россия чемпионы була. 2015 елда Казанда узган дөнья чемпионатында Александр ирекле стиль белән 200 метрлы дистанциядә финалга уза ала, ул 7 нче урынны ала. 4×200 метрга кроль эстафетасында Россия җыелма командасы финишка 4 нче булып килә.

2016 елның 17 апрелендә Александр 3:48,27 с нәтиҗәсе белән ирекле стиль белән 400 метр дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионатында беренче урынны яулый[3]. Ике көн узгач, Красных 200 метрлы дистанциядә җиңеп, икенче алтын медаль яулый. Шул ук вакытта ул ике тапкыр да «A» Олимпия нормативын гына түгел, ә ВФП нормативын да үти ала. Бу аңа Рио-де-Жанейрода узган җәйге Олимпия уеннарына Россия җыелма командасы составына керергә мөмкинлек бирә[4]. Шулай ук милли чемпионат кысаларында Красных Татарстан җыелма командасы составында 4×200 метр эстафетада бакыр медаль яулый. Олимпия уеннарында Александр медаль яулый алмый: ирекле стиль белән 400 метр дистанциягә йөзүдә ул беренчел йөзүләрдә 15 нче була һәм финалга чыга алмый, 200 метр дистанциядә 8 нче урында урнаша[5], ә 4×200 метрга кроль эстафетасы финалында Россия җыелма командасы финишка бишенче булып килә[6]. Декабрьдә кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында Александр уңышлы чыгыш ясый: 400 метр дистанциядә ул икенче була, бары тик кореяле Пак Тхэ Хваннан гына калышып, аннары ул 200 метр дистанциядә өченче була, ә ирекле стиль белән 4×200 метр эстафетада Александр соңгы этапта бик көчле ыргылыш ясый һәм Россия җыелма командасын җиңүгә китерә[7].

2017 елгы дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 200 метр дистанциясендә бакыр медаль яулый, ул финалда шәхси рекорд куя һәм бары тик Сунь Янь белән Таунли Хаасадан гына калыша.

Токиода узган Олимпия уеннарында Александр Россия җыелма командасы составында ирекле стиль белән 4×200 метр эстафетасында көмеш медаль яулый.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпия уеннары

Дөнья чемпионаты

  • Көмеш — Дөнья чемпионаты 2019 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета);
  • Көмеш — Дөнья чемпионаты 2017 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета);
  • Бакыр — Дөнья чемпионаты 2017 (ирекле стиль белән 200 метр).

Кыска суда дөнья чемпионаты

  • Алтын — Дөнья чемпионаты 2016 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета);
  • Көмеш — Дөнья чемпионаты 2016 (ирекле стиль белән 400 метр);
  • Бакыр — Дөнья чемпионаты 2016 (ирекле стиль белән 200 метр);
  • Бакыр — Дөнья чемпионаты 2014 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета).

Европа чемпионаты

  • Алтын — Европа чемпионаты 2021 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета);
  • Бакыр — Европа чемпионаты 2021 (ирекле стиль белән 4×200 метр катнаш эстафета);
  • Көмеш — Европа чемпионаты 2014 (ирекле стиль белән 4×200 метр эстафета).

Кыска суда Европа чемпионаты

  • Алтын — Европа чемпионаты 2017 (ирекле стиль белән 400 метр);
  • Көмеш — Европа чемпионаты 2017 (ирекле стиль белән 200 метр).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2021 елның 11 августы) — илнең спортын үстерүгә зур өлеш керткән, 2020 елның Токио (Япония) шәһәрендә узган XXXII Олимпиада уеннарында югары спорт казанышлары, җиңүгә омтылыш, ныклык һәм максатчанлык өчен[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Красных — Бугульма, Встреча "без галстука", Спорт
  2. Александр Красных: Постараюсь обновить спортивную историю Бугульмы новыми достижениями. әлеге чыганактан 2018-03-05 архивланды.
  3. Александр Красных первым завоевал путевку на Олимпийские игры, archived from the original on 2016-12-30, retrieved 2021-08-31 
  4. Предварительный состав сборной команды России по плаванию на ОИ-2016, archived from the original on 2016-05-08, retrieved 2021-08-31 
  5. Rio 2016 200m freestyle men — Olympic Swimming
  6. Rio 2016 4×200 m freestyle relay men — Olympic Swimming
  7. Men’s 4 × 200 metre freestyle relay results
  8. Указ Президента Российской Федерации от 11 августа 2021 года № 463 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]