Александр Эйгенсон
Александр Эйгенсон | |
---|---|
Туган | 19 июль 1914 Бакы, Россия империясе |
Үлгән | 12 май 1979 (64 яшь) Мәскәү, СССР |
Әлма-матер | Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d] |
Һөнәре | инженер |
Эйгенсон Александр Генрихович (19 июль 1914 ел — 12 май 1979 ел) — нефтьче, хуҗалык эшлеклесе. 1947-1956 елларда «Башнефть» берләшмәсе «Башнефтегазпром» трестының бүлек җитәкчесе, бораулау конторасының, аннары трестның баш инженеры. РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РСФСР-ның нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре. Хезмәт Кызыл Байрак (1966), «Хөрмәт Билгесе» (1959) орденнары кавалеры.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эйгенсон Александр Генрих улы Кубань гаскәре өлкәсендәге (хәзер Краснодар крае) Армавир шәһәрендә 1914 елның 19 июлендә туган. Атасы — Эйгенсон Генрих Александрович (1885-1930) тау инженеры, Бакы нефть промыселларында эшләгән. Әнисе — Синельникова Ксения Петровна.
Александр Генрихович Эйгенсон Азәрбайҗан индустриаль институтын (АзИИ) тау инженеры һөнәре буенча 1938 елда отличие белән тәмамлый[1].
Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1938-1946 өлкән инженер, бораулау цехы начальнигы, «Пермьнефть» берләшмәсенең геолог-күзәтчелек бораулау конторасында баш инженер;
- 1946-1947 БАССР-ның № 417 (Черниковка) заводының Үзәк лабораториясе начальнигы;
- 1946-1954 Уфа гыйльми-тикшеренү институтының лаборатория начальнигы, институт директоры урынбасары;
- 1954-1956 Ленин орденлы Уфа нефть эшкәртү заводында баш инженер;
- 1947-1956 бүлек начальнигы, бораулау конторасының баш инженеры, «Башнефть» берләшмәсенең «Башнефтегазпром» трестында баш инженер;
- 1956-1958 ССРБ Министрлар Советы карамагындагы Газ сәнәгате баш идарәсенең (ССРБ Главгаз) баш инженеры;
- 1959-1963 Башсовнархоз техник идарәсендә начальник; Башкортстан нефть эшкәртү гыйльми-тикшеренү институтын оештыручы һәм аның беренче директоры (1956-1959, 1963-1976)
- 1967-1979 ССРБ нефть сәнәгате министрлыгының бораулау техникасы һәм технологияләре буенча идарә начальнигы урынбасары.
300 гыйльми хезмәт һәм 30 уйлап табуның авторы. VIII—X Халыкара нефть конгресында катнашучы.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хатыны — Золотова Тамара Александровна (1918 ел 18 апрель Әстерхан — 2009 ел 18 апрель Мәскәү)
- Кызы — Эйгенсон Ирина Александровна (1946 ел 2 июнь Пермь шәһәрендә туган), Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында (МИНХиГП) (1971)
- Улы — Эйгенсон Михаил Александрович (1949 ел 24 август БАССР-ның Октябрьский шәһәре, Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында (МИНХиГП) (1971)
- (Атасының агасы) — медицина фәннәре докторы Сергей Александрович (Шмерка Ихильевич, Ефимович) Эйгенсон (?-1935) — Александровскида казна раввины[2].
- Ике туган агалары — Морис Семенович Эйгенсон астрофизик һәм астроном; Лев Соломонович Эйгенсон теплотехник; Александр Сергеевич Эйгенсон (1912-1999) нефтехимик, нефть химиясе сәнәгатен оештыручы[3].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ССРБ нефть Халык комиссариатының социалистик ярыш отличнигы (1941), РСФСР-ның социалистик ярыш отличнигы (1964), җир асты разведкасы отличнигы (1974).
- Мактаулы нефтьче
- Татар АССР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
- РСФСР нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1966)
- «Мактаулы Билгесе» ордены (1959)
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен» (1945)
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1951),
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Акатьев В. А., Зверева Л. М, Гундорцев И. В., Назаретов М. Б., Соколова А. В., Тараканов В. А.;. Шульга Г. П.: ПРОФЕССИОНАЛЫ НЕФТЕГАЗОВОЙ ОТРАСЛИ. libed.ru С. 13. ОАО Типография «Нефтяник» (1996). Архивировано 19 апреля 2015 года.
- ↑ Сергей Эйгенсон «Корни. Черта оседлости»
- ↑ Александр Сергеевич Эйгенсон
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- http://turlenta2.ru/books/v-n-dakhnov/edelman-yakov-aleksand.php(үле сылтама)
- Открытое акционерное общество «Татнефть»
- ЭЙГЕНСОН АЛЕКСАНДР ГЕНРИХОВИЧ (К 90-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ). elibrary.ru. ЗАО «Издательство „Нефтяное хозяйство“» (2004).
- Большая энциклопедия нефти и газа (том № 3). ngpedia.ru С. 251.
- 19 июль көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Бакыда туганнар
- 12 май көнне вафатлар
- 1979 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре
- Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университетын тәмамлаучылар