Амарант
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Амарант | ||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Фәнни классификация | ||||||||||||||
|
||||||||||||||
| Латин атамасы | ||||||||||||||
| Amaranthus L., 1753 | ||||||||||||||
| Синонимнары | ||||||||||||||
|
Амара́нт (таҗгөл, песи тарысы, лат. Amaranthus) — амарантчалар гаиләсеннән булган киң таралган берьеллык үсемлек ыругы. Төрле шартларда үскән 55—65 төре билгеле. Аксымга бай.
Килеп чыгышы белән амарант Мексикадан, анда ул борынгы заманнардан туклану һәм терлек азыгы буларак игелгән. Татарстанда авыл хуҗалыгы культурасы буларак 1990 еллардан үстерелә.
Яшел массасында аксым күп, шикәр аз һәм, гадәттә, кукуруз белән бергә генә силослана. Мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өчен яхшы азык санала. Практикада амарантны кукуруз белән буй-буй аралаштырып чәчү кулланыла.
Чыганаклар[үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|